Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сәнәгый Россия цифрлы индустрия" конференциясендә катнашучыларны сәламләп, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезевка аны ел саен Иннополиста үткәрергә тәкъдим итте.
Иннополиста "Сәнәгый Россия цифрлы индустрия" конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика Хөкүмәте әгъзалары, Россия һәм Татарстанның эре компанияләре һәм корпорацияләре җитәкчеләре катнаша.
"Без Иннополисның яңа мәйданчыгына Россия өчен мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышырга җыелдык, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Конференцияне ел саен һәм илнең иң яшь шәһәрендә үткәрергә тәкъдим итәм", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Сергей Чемезевка. Конференциядә катнашучылар исә тәкъдимне хуплады.
"Сезне Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы (БРИКС), Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) , Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) илләре бәйсезлегенә багышланган конференциядә сәламләвемә шатмын", - дип башлады чыгышын Сергей Чемезев. - Электрон һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бәйсезлек", - диде ул.
"Дәүләтнең куркынычсызлыгына мәгълүмати куркынычсызлык шартларында гына ирешеп була. Сүз үзебездә эшләнгәгн комплектлау чаралары, программалар язу, мәгълүмат продуктларын эшләү турында бара", - дип ассызыклады С.Чемезов.
«Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры фикеренчә, Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы илләре бу максатларга ирешергә сәләтле. Моның шулай булуына бүген конференция кысаларында оештырылган күргәзмә дә дәлил булып тора.
"Бүген корпорция алдына зур планнар куелган: үсеш стратегиясе күрсәткечләрен 17 процентка арттыруны күзаллый. Техник яктан тәэмин ителү һәм кадрлар булганда гына үсешкә ирешеп булачак. Белгечләрне әзерләүдән тыш, үзебездә калдыра да белергә кирәк. Иннополис - яшь белгечләргә эшләү өчен шартлар булдырылган шәһәр", - диде Чемезов.
"Глобаль чакыруларга безнең җавап - экосистемалар булдыру. Без "Электрон мәгариф", "Электрон хезмәтләр", "Акыллы шәһәр", "ГЛОНАСС" тәкъдим итәбез. Мондый системаларга ихтыяҗ бар. Шушы көннәрдә генә Кыргызстанда "Электрон Хөкүмәт" булдыру буенча килешү имзаланды. Сүрия һәм башка дәүләтләр өчен дә проектлар әзерләнә. Безнең бурыч - тиешле дәрәҗәгә ирешү һәм шул позицияләрдә урнашып калу", - дип билгеләп үтте «Ростех» дәүләт корпорациясе җитәкчесе.