Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәт шәһәрендә Сабантуйны бәйрәм итүдә катнашты. Бәйрәмнең шәрәфле кунаклары Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Ногуманов, «Татнефть» гавами акционерлар җәмгыяте генераль директоры Наил Маһанов, нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре булды.
Сабантуй тантанасын Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин ачып җибәрде.
- Җир һәм анда эшләүче кешеләр – безнең төп байлыгыбыз, - диде ул.
Республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков котлады. Ул бәйрәмнең әһәмиятен һәм кешеләр арасындагы мәшһүрлеген билгеләп үтте. Аннары ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен укып чыкты. Үз исеменнән Илдар Халиков болай диде:
- Районның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә горурланырлык нәрсәләр бар. Мин чын күңелемнән Сабантуй бәйрәме мәйданының мәрхәмәт көче сезгә көзен әйбәт уңыш алу өчен олы мөмкинлек бирүен телим.
Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгында казанышларга ирешкән хезмәткәрләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң кунаклар «Туган авылым» мәдәни-этнографик экспозицияләр һәм авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе белән таныштылар.
Бәйрәм программасының кульминациясе ат чабышлары һәм татарча милли көрәш булды.