Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районына эш сәфәре кысаларында Сабантуйны йрәм итүдә катнашты.
Мәртәбәле кунаклар арасында – «Газпром нефть» ГАҖ идарәсе рәисе, генераль директоры Александр Дюков, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, ООО «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рәфкать Кантюков, World Class фитнес-челтәренә нигез салучы Ольга Слуцкер, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Алмаз Нәзиров, Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Лотфулла Шәфыйгуллин.
Кунакларны мәйдан капкасы төбендә чәк-чәк, күчтәнәчләр белән каршы алдылар. Аларга түбәтәйләр бүләк иттеләр. Кунакларга озын колгага сөлге бәйләргә тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов үрнәк күрсәтте.
Татарстан Президенты республика кунакларына бәйрәмнең нечкәлекләре һәм Татарстандагы тормыш үзенчәлекләре турында сөйләде.
Мәйданда Габдулла Тукай әсәрләренә корылган театрлаштырылган тамаша бара иде.
Сабантуйның рәсми өлеше дога белән башланып китте.
«Арча республика тормышында аерым роль уйнады», - диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов. «Милли бәйрәмебез Сабантуй быел дөньяның 27 илендә һәм Россиянең бик күп төбәкләрендә билгеләп үтелә. Мин сезгә бай тормыш һәм күркәм Сабантуйлар телим», - диде ул.
Аннары кунаклар мәйданның күңел ачу урыннарына юнәлделәр.
Озын һәм шома багана башына менү җиңел булмады. Ирек Дәүләтшин багана очына мене җитте. Татарстан Президенты аны янына килеп котлады.
Рөстәм Миңнехановның: «Хәлләр ничек соң?» дигән соравына Ирек Дәүләтшин, шәп, дип җаваплады. Татарстан Республикасы Президенты багана башына менәргә омтылучылар белән берничә фотография төшерде һәм аны шунда ук аларны Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге битенә куйды.
Сабантуй җирле ипподромда ат чабышы белән дәвам итте.