Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V юбилей блогерлар НеФорумында катнашучылар белән очрашты.
Очрашуда шулай ук «Татмедиа» җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Россия Президентының Интернет буенча киңәшчесе Герман Клименко катнашты.
«Бу НеФорум тарихка кереп калачак. Аның сәбәпләре берничә», - дип белдерде «Россия сегодня» РИА Евразия коммуникация үзәге директоры Алексей Пилько. Беренче мәртәбә НеФорум шулкадәр катнашучы җыйды һәм уникаль урында – «Казан-Арена» стадионында узды. Бу берьюлы өч эре социаль челтәр - «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм «Живой журнал» вәкилләре катнаша торган беренче очрак.
«НеФорумга Татарстанда мондый кунакчыллык күрсәткәннән соң интернет Казан турында уңай хәбәрләргә бай булачак», - диде Алексей Пилько.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, блогерлар хәрәкәте республика өчен яңа, әмма бик кирәкле юнәлеш. «Массакүләм мәгълүмат чаралары – бик берьяклы, кискен резонанс вакыйга көтәләр. Блогерлар барлык алган мәгълүматны шунда ук кулланалар. Шул ук вакытта аларга да җавап тиз була», - диде ул.
«Без бик күп эшләр башкарабыз, - диде Татарстан Республикасы Президенты, - Itны үстерәбез, электрон хезмәт күрсәтүләрне һәм кире элемтәне гамәлгә ашырабыз. Бездә «Халык контроле» бар, анда мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше Интернет аша керә. Мин үзем дә Instagramнан актив файдаланам», - диде ул. Блогерлар моны белә. Чечнядан Заур Цецаев Рөстәм Миңнехановка шундый ук актив блогер – Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровдан сәлам тапшырды һәм үзен Рөстәм Миңнехановның дуслары арасына кертергә үтенде.
«Язылучылары 100 меңнән арткан блогерга реклама урнаштырырга рөхсәт бирәләр – Сезгә шундый тәкъдим булмадымы?» – дип сорадылар Рөстәм Миңнехановтан. Президент, юк, дип җаваплады.
Блогерлар ничек Рөстәм Миңнехановның көненә 40ар фотография урнаштыра алуы турында сорадылар. Рөстәм Миңнеханов, бүгенгесе – тыгыз график нәтиҗәсе, диде.
НеФорумда катнашучы Василий Гурин аны гел Казанда үткәреп булмый дип кызганыч белдерде. Мәгълүм Казан блогеры Нияз Латыйпов Иннополиста блогерлар өчен мәйданчык ачарга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу фикер белән килеште.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов блогерларны Татарстанга ешрак килергә чакырды.