Рөстәм Миңнеханов Казанда ачылган Динозаврлар паркынында булды

04.06.2016

"Юркин Парк Трэвел" Татарстан башкаласында "Kazan-Arena" стадионы территориясендә республика лидеры һәм Казан мэры катнашында узды. Мәртәбәле кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. Алар арасында шулай ук Мәскәү укучысы Степан Савельев та бар иде, динозаврлар һәм уеннар белән мавыккан өчен аннан классташлары көлгән. Укучының әнисе инициативасы белән малайга ярдәм итү акциясендә Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Экскурсиядә ул экспонатлар, парк ачылу тантанасына килгән балалар белән актив фотога төште, палеонтология музеена керде һәм тирда да атып карады.

Соңрак Степан журналистларга биргән әңгәмәсендә: “Миңа бик ошады. Башка шәһәрләрдә парклар кечерәк, тир да беркайда да юк”.

ТР Президенты яңа паркка соклануын белдерде һәм Казанда палеонтология мәктәбен үстергә кирәклеген билгеләп үтте. “Безнең КФУ базасында яхшы мәктәп. Бу эшне үстерергә кирәк”, - дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренчә, Казанда динозаврлар паркы – әлегә вакытлы проект, ул 15 октябрьгә кадәр ачык булачак. “Әлегә парк вакытлы, аны даими эшли торган итсәк яхшы булыр иде. Бу хакта уйларбыз. Мин Киров өлкәсендәге хезмәттәшләребезгә рәхмәтлемен. Миңа Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых шалтыратып тәкъдим итте, алар республикада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен зур бүләк ясадылар. Бу балалар өчен генә түгел, ә өлкәннәр өчен дә кызыклы урын”.

Миңнеханов, “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенең балачакта яраткан динозавры турындагы соравына: “Минем өчен динозавр бер образда – зур булды. Юкса, төрле типлары, класслары бар икән. Минем бу өлкәдәге белемем өстән генә булган. Экскурсиядән соң бу темага күбрәк төшендем. Әле монда әйләнеп кайтачакмын һәм бу теманы җитди итеп өйрәнәчәкмен”.

“Паркта бар да кызыклы итеп эшләнгән, гидлар, мәгълүмати материаллар да күп. Моннан тыш, биредә тукланырга мөмкин, башка күңел ачу урыннары да бар. Мин инвесторга һәм стадион җитәкчесенә рәхмәтлемен. Бик уңышлы тема булды”, - дип тәмамлады сүзен ТР Президенты.


"Татар-информ" МА