Рөстәм Миңнеханов Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашуда: Мин ышанам, без нәтиҗәле хезмәттәшлек итәчәкбез

03.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов Йена шәһәрендә Үзара аңлашу турында меморандум һәм Тюрингиягә эш сәфәре  йомгаклары буенча беркетмә имзаладылар. 

Тантана Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов очрашуыннан соң ук Йенада «Розенталь» вилласында узды.  

Әлеге очрашу киңәйтелгән форматта узды, анда Татарстан Республикасы  делегациясе әгъзалары, Тюрингия җире эшлекле даирәләре вәкилләре, шулай ук Германия массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Очрашуны ачып, Бодо Рамелов Рөстәм Миңнехановка Тюрингия делегациясенең 20 апрельдә Казанга эш сәфәре барышында күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. 

Бодо Рамелов ассызыклаганча, Тюрингия коллегаларын «Электрон Хөкүмәт» һәм «Электрон документлар әйләнеше» проектлары сокландырган.

Бодо Рамелов шулай ук Татарстанда гамәлгә ашырыла торган яшьләр белән эшләү, Иннополис юлдаш-шәһәрен төзү һәм башка проектларны да искә төшерде.  

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Бодо Рамеловка рәхмәт белдерде, бигрәк тә Веймар шәһәре буйлап кичәге кичке экскурсия өчен. Мин шундый зур булмаган Веймар шәһәрендә шулкадәр тарихи объект, тарихи фактлар булганын күз алдына китермәгән идем, диде Рөстәм Миңнеханов.  

Бүген Тюрингия яңа технологияләр, яңа базарлар, яңа производстволар эзләүгә юнәлгән, бу Татарстанга да хас, диде Рөстәм Миңнеханов, безнең эшчәнлек схемалары охшаш. Ул шулай ук, Тюрингия һәм Татарстанның барлык уртак проектлары гамәлгә ашырылыр, дип өмет белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Йенада үзе булган объектлар – Университ клиникасы, «Аналитик Йена», «Йена Оптроник» компанияләре,  Лейбниц ис. Фотон технологияләре институты турында сөйләде. Без мондый компанияләр белән хезмәттәшлек итәргә телибез, диде ул.   

Мин ышанам, без нәтиҗәле хезмәттәшлек итәчәкбез.

Аннары хезмәттәшлек турындагы тәкъдимнәр белән Тюрингия җире компанияләре вәкилләре чыгыш ясады.

Мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге компания үз программа тәэмин ителешен файдалану мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов  компания вәкилләрен Казанга чакырды.

Тагын бер тәкъдим сәнәгать өлкәсендә квалификация арттыру курслары оештыру буенча хезмәттәшлек турында иде. Мондый юнәлеш белән Эрфурт (Тюрингия) шәһәрендәге мәгълүмат үзәге шөгыльләнә.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Бодо Рамелова барында «Криотек Анлангебау» (Тюрингия) компаниясе белән «РариТЭК Компани груп» ҖЧҖ (Татарстан) компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Тюрингиягә эш сәфәре уңаеннан Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов исеменнән кабул итү мәҗлесе уздырылды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.