Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре кысаларында «Аналитик Йена АГ» (Analytik Jena AG) компаниясендә булды.
Компания Йена шәһәрендә (Тюрингия) 1990 елда оештырылган, хәзерге вакытта ул Германиянең югары технолоигяләр өлкәсендә алдынгы компанияләренең берсе.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә. 2000 елда компания биржага чыккан, ә 2013 елда компанияне киңәйтү барышында ул Швеция компаниясен үзенә йоткан һәм тагын да активрак үсә башлаган.
«Аналитик Йена АГ» дөньяның йөздән артык илендә тәкъдим ителә, биредә 1100 хезмәткәр эшли, һәм продукциянең 75 % экспортка җибәрелә.
«Аналитик Йена АГ» эшчәнлеге өч өлкәдә алып барыла - проект эшчәнлеге (клиникаларны проектлау һәм җиһазлау), тормыш өчен фәнни тикшеренүләрне яраклаштыру (биология, медицина, робототехника, биотехнология).
2006 елда компаниянеж Мәскәүдә вәкиллеге ачылды, компания продукциясе Россиядә сертификацияләнгән.
Компания җитәкчелеге Татарстан Республикасы белән уртак тикшеренүләр, медицина һәм мәгарифтә проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә тели. Аерым алганда, Казанда фәнни тикшеренүләр үзәген ачу тәкъдиме яңгырады.
«Аналитик Йена АГ» компаниясенең ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Татарстанда клиникаларны җиһазлау буенча проектларны уңышлы гамәлгә ашырганы бар (мәсәлән, Чаллыда ашыгыч медицина ярдәме сырхуаханәсен җиһазлау).
Компания шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Волгоградта проектларны уңышлы гамәлгә ашырган.
Фәнни тикшеренүләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм элемтәләр мөмкинлекләрен өйрәнү өчен «Аналитик Йена АГ» вәкилләре Казанда уртак фәнни семинар үткәрергә тәкъдим иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек итү теләген уңай бәяләде. Мин сезнең ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән багланышларыгыз турында беләм, диде ул, кызганычка каршы, бүген рубль курсы проектларга саклык белән карарга мәҗбүр итә. Ышанам, фәнни тикшеренүләр өлкәсендә без элемтәләргә мөмкинлекләр табарбыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, хезмәттәшлек итү формасын бурычларның әһәмиятенә карап билгеләү мөһим. Ул проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнергә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук химия һәм нефть химиясе өлкәсендә тикшеренүләр кебек юнәлешләр кызыклы булуы турында хәбәр итте. Бу өлкә безгә кызык һәм бу өлкәдә җитди мөмкинлекләр бар, диде ул.
Яклар шулай ук көз көне Казанда уртак фәнни семинар (конференция) узыдру турында килештеләр.
«Аналитик Йена АГ» вәкилләре клиникалар һәм фәнни лабораторияләр арасында элемтәләр системасын оештыру буенча ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов Jena-Optronik GmbH предприятиесенә юнәлде.