Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татспиртпром» ААҖ Директорлар советы утырышы узды

03.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татспиртпром» ААҖ Директорлар советы утырышы узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге утырыш барышында компания үсешенең стратегик мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, «Татспиртпром» ААҖ эшчәнлегенең Россия Федерациясе  аракы базары шартларында алып барылуы билгеләп үтелде. Утырышта китерелгән күрсәткечләргә караганда, 2014 елда сату базары 21%ка кимегән, 2015 елда – 7%ка. 

Бу фонда «Татспиртпром» сатуларның уңай динамикасын күрсәтә: РФ базарында компания өлеше 2014 елдагы 11,3%тан 2015 елда 15,8%ка кадәр арткан.

Компания продукциясен реализацияләү күләме үсүен дәвам итә. 2016 елның беренче дүрт ае йомгаклары буенча «Татспиртпром» сатулары үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 35%ка арткан. Продукцияне Татарстан Республикасыннан читтә сатуларны арттыру эше да активлашты. Россия Федерациясе төбәкләренә җибәрү гыйнвар-апрель айларында 150%ка арткан, экспортка чыгару – 228%ка.  

Директорлар советы утырышында компания җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов хәбәр иткәнчә, "Татспиртпром" бүген 2015 ел йомгаклары буенча 321 млн. сум күләмендә дивидендлар түләгән. 

Утырышта шулай ук Директорлар советының киләчәк эше турында һәм компания эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.   


"Татспиртпром" ААҖ Матбугат хезмәте