Илдар Халиков Пакистан эшкуарлары делегациясе белән очрашты

02.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Пакистан Ислам Республикасы Дәүләт министры, Пакьстан Сәүдә министрлыгы каршындагы Сәүдәне үстерү идарәсенең башкарма директоры Шәех Мөхәммәт Мөнир җитәкчелегендәге Пакистан Ислам Республикасының  рәсми делегациясе белән очрашуы узды.

Илдар Халиков очрашуны ачып, Пакистан эшкуарлар даирәләренең Татарстан Республикасы белән кызыксынулары һәм ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә омтылулары өчен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Узган елларда Татарстан Республикасы белән Пакистан Ислам Республикасы эшлекле даирәләре белән очрашулар узды, ике якның да икътисадый һәм инвестицион потенциалы презентацияләнде. “Пакистанның Шанхай хезмәттәшлек оешмасына кергән очракта безнең өчен зур мөмкинлекләр ачылачак”, - дип белдерде республика Хөкүмәте җитәкчесе.

Шәех Мөхәммәт Мөнир ассызыклаганча, Пакистан белән Россия арасында сәяси планда күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр җайга салынган, әмма бүгенгә кадәр эшлекле үзара элемтә юк. Пакьстан делегациясе Татарстанның машина төзелеше һәм нефть химиясе тармакларында хезмәттәшлек итү белән кызыксына, үз чиратында, республиканы авыл хуҗалыгы һәм җиңел сәнәгать товарлары белән тәэмин итәргә әзер.

Моннан тыш, Шәех Мөхәммәт Мөнир Казан вузларында аның ватандашлары укуыннан хәбәрдар булуын белдерде һәм Татарстанда югары профессиональ белем бирүнең югары дәрәҗәдә икәнен билгеләп үтте. “Пакистан Татарстанга төрле өлкәләр өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен студентлар санын арттырырга әзер”, - диде ул.

Очрашу азагында яклар Татарстан белән Пакистан арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү буенча уртак эшче төркем оештыру турында карар кабул иттеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.