Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дрезденга (Германия) эш сәфәре кысаларында Eberspächer Exhaust Technology Wilsdruff GmbH & Co. KG компаниясендә булды.
Компания автомобильләрдән чыгучы газларны бетерү өчен заманча югары технологияле системалар, евро-катализаторлар җитештерү белән шөгыльләнә.
Eberspächer Exhaust Technology – бөтен дөньядагы 7,5 тонналы йөк автомобильләре җитештерүчеләрнең 75%ын катализаторлар белән тәэмин итә.
Предприятие 1865 елдан, Якоб Эберсперх остаханәләренә нигез салынганнан бирле эшләп килә.
Предприятиенең клиентлары һәм партнерлары – җиңел һәм йөк автомобильләре җитештерү буенча автомобиль төзелеш компанияләре, шулардан: Daimler, Scania, Eveco һәм башкалар.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, компания – автомобиль катализаторлары җитештерү буенча бөтендөнья лидеры.
Eberspächer компанияләр төркеме шулай ук кондиционирлау һәм җылыту буенча автомобиль системалары җитештерә, шулай ук автомобиль электроникасы һәм башкалар әзерли.
Компаниянең җитештерү мәйданнары Германиядә, Англиядә, Кытайда һәм Польшада урнашкан. Халыкара вәкиллекләре – Канадада, АКШта, Мексикада, Бөекбританиядә, Нидерландта, Чехиядә, Польшада, Словениядә, Румыниядә, КАРда, Сингапурда һәм башка илләрдә.
Россия вәкиллекләре Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Тольяттида, Сургутта, Екатеринбургта һәм башка шәһәрләрдә урнашкан.
Аннары Татарстан Президенты җитештерү цехларын карап чыкты, предприятиенең автоматлаштырылган системалары эше белән танышты. Ул компания җитәкчелегенә кызыклы тәкъдир итү өчен рәхмәт белдерде һәм, «КАМАЗ» ГАҖның шулай ук Eberspächer Exhaust Technology белән багланышлары бар, дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк.