Рөстәм Миңнеханов Ишү спорт төрләре үзәгендә булды

01.06.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башта тренировкалар залларын карады. Аны ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре озата йөрделәр. 

Комплексның беренче катында ТР Президенты Татарстанның волейбол буенча ирләр һәм хатын-кызлар студент җыелма командалары белән сөйләште. Татарстан - ирләр җыелма командасы тренеры хатын-кыз булган бердән-бер регион. Олеся Матвиенко Рөстәм Миңнехановка команда казанышлары турында сөйләде, һәм Татарстанда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар булуын ассызыклады. 

Комплексның икенче катында Татарстан Президенты республиканың ишү командасы тренировкасын күзәтте. Биредә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр шөгыльләнә ала. Әлеге залда һәм ачык суда 400 дән артык бала спорт белән шөгыльләнә. 

Һава торышы начар булса, бассейнда да күнекмәләр үткәреп була. Ул дөнья стандартларына туры килә һәм дөнья дәрәҗәсендәге спорт йолдызларын да кәнәгатьләндерә. 

Җитәкчесе медицина фәнннәре докторы Илдус Әхмәтов бөлган тернәкләнү үзәге базасында 2 мең спортчы турында мәгълүмат бар. Илдус Әхмәтов сүзләренә Россиядән читтә дә колак салалар. Аның тернәкләнү һәм организм мөмкинлекләрен арттыру буенча технологиясе дан казанган. 

Торак комплекста 230 дан артык кеше урнаша ала. Буш номерлар аз, чөнки бүген Казанда ишү каналының яңа сезоны ачылды. Татарстан Президенты тренировкалар барышын тулай торакның күзәтү мәйданчыгыннан карый алды. 


"Татар-Информ" МА