Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Имәнлек» экопаркы» торак комплексында ике телле «Бала-Сити» балалар бакчасын ачуда катнашты.
Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәагриф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнашты.
Халыкара ике телле «Бала-Сити» балалар бакчалары челтәре директоры Альбина Насыйрова балларның бу мәгариф оешмасында дөньяны дүрт телдә: рус, татар, инглиз һәм кытай телләрендә танып белүләре турында сөйләде. Ата-аналар теләгән тәкъдирдә испан телен дә өйрәнергә мөмкин, диде ул.
Альбина Насырова билгеләп үткәнчә, яңа филиал челтәрнең бу дүртенчесе инде. «Бу Казанда һәм Татарстанда иң зур бакча. Мәйданы – 6890 кв.м. 18 төркемгә исәпләнә, бүгенгә 10 төркем җыелган. Монда 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар алына», – диде ул.
Альбина Насыйрова сүзләренчә, «Имәнлек» экопаркы» торак комплексында яшәүчеләргә балалар бакчасына йөргән өчен түләү аена 11 мең сум тәшкил итәчәк, калганнар өчен – 23 мең сум.
Моннан тыш, «Бала-Сити» филиалында татар-инглиз төркеме ачылган.
Директор сүзләренчә, сентябрьдә башлангыч мәктәп ачылачак – ике параллель сыйныф, хәзер беренче сыйныфка укучылар җыялар.
Бина тулаем 380 балага исәпләнгән, 180 бала җыелган.
«Безгә мондый күркәм балалар бакчасын күрү рәхәт. Без күп балалар бакчасы төзедек, әмма бусы – иң уникале һәм алдынгысы, – диде Татарстан Президенты. – Монда дүрт тел өйрәнелә, балалар үсеше өчен төрле мөмкинлекләр бар». Ул билгеләп үткәнчә, «республикада теләсә нинди рәвешле балалар бакчасына ярдәм күрсәтелә, 25 Татарстан балалар бакчасы хосусый». «Бусы – шуларның иң зурысы», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук тантанада катнашучыларны балалар бакчасы ачылу һәм Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. Моннан тыш, Татарстан Президенты балалар бакчасына 100 мең сумлык сертификат бүләк итте.
Шуннан соң кунаклар балалар бакчасын карап чыктылар, аерым алганда, балаларның актерлык осталыгы, спорт белән шөгыльләнүләрен, кытай телен өйрәнүләрен һәм кытай мәдәнияте белән танышуларын күзәттеләр.