Рөстәм Миңнеханов Гарвард бизнес мәктәбен тәмамлаучылар белән очрашты

31.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Гарвард бизнес мәктәбен тәмамлаучылар белән очрашты. 

Тумышы белән төрле илләрдән һәм дәүләтләрдән, шул исәптән Россиядән булган унөч уңышлы яшь кешене Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге республика дәрәҗәсендәге идарәчеләр делегациясе әгъзалары –  ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты Тышкы багланышлар департаменты директоры, республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кабул итте. 

«Бу Россиягә икенче сәяхәт инде», - дип аңлатты Рөстәм Миңнехановка Татарстаннан чыккан Булат Гайнуллин. Егет җир йөзенең иң мәшһүр югары уку йортын бик әйбәт тәмамлаган һәм хәзер Бостонда (АКШ) үзе нигез салган «EZ Menu» компаниясенең генераль директоры. Бизнес өлкәсе – ресторан бизнесы өчен IT-технологияләр.

«Гарвард бизнес мәктәбен тәмамлаучылар белән беренче очрашулар үткән ел    Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта узды», - диде Булат Гайнуллин. Быел ул курсташларын Татарстан башкаласына килергә өндәгән. Кунаклар башта    Иннополистагы IT-паркында булганнар. «Гарвардчыларны» инновацияләргә ярдәм колачы сокландырган, алар бу хакта очрашу башлангач ук хәбәр иттеләр.

Кунакларның Татарстан уңышларының сере нәрсәдә соң дигән соравына  Рөстәм Миңнеханов болай дип җавап бирде: «Дәвамчанлык. Беренче  президентыбыз Минтимер Шәймиев яңа Россия торгызылган заманнарда җитештерүне, тагын да мөһиме – кадрларны саклап кала алды. Без ирешелгән уңышларны арттырабыз. Идарәнең төгәл системасы нәтиҗә бирә. Татарстан уңышының сере шунда. Безнең старт позицияләребез дә яхшы булды: нефть чыгару, нефть химиясе, җитештерүләр, алга киткән авыл хуҗалыгы. Без яңалыктан куркып тормыйбыз, аны үзебездә үзләштерәбез».

 «IT-технологияләр республикада менә инде 10 елдан артык системалы рәвештә үстерелә. Татарстанның төп идеологиясе – үзеңне яхшырткан килеш, башкаларга да яхшырырга ярдәм ит, – диде Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

IT-парк, Иннополис, Чаллыдагы технопарк – бу юнәлеш үсә бара. Татарстанның күп тармакларында IT-белгечләргә ихтыяҗ зур, – дип өстәде министр.

«Әзер инфраструктурасы булган территорияләрне тәкъдим итеп, без креатив һәм амбициоз кешеләрне стартаплар булдыруга этәрәбез. Бу идея файда китерә», - диде Татарстан Республикасы Президенты..

«Бөтендөнья дәрәҗәсендәге IT -үзәкләрдән Силикон даласы белгечләрне магнит кебек тартып тора. Аларны Татарстанга ничек җәлеп итәргә?», - дип сорады кунакларның берсе – Нью-Йорктагы (АКШ) Google компаниясе хәл ителешләрен сату менеджеры Михаил Наринский.

«Без җәлеп итеп кенә калмыйбыз, без тәрбиялибез дә, – диде Президент. – Хәзер мәгариф системасына мөнәсәбәтне үзгәртәбез. Университет мәктәп дәвамы итеп кенә саналмаска тиеш. Бу – киләчәк баскыч бит. Киләчәгебез  белгечләрен без балалар бакчасыннан ук тәрбияли башлыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан инновацияләрнең федераль үзәге булырга тиеш. Шуңа күрә монда  Иннополис һәм Иннополис Университеты барлыкка килде дә инде».

«Гарвард бизнес мәктәбен тәмамлаучылар, тәҗрибә җыеп, ватаннарына кайтырга җыеналар. Әмма алар кайда кирәк булачакларын белмиләр. Шуңа күрә без сәяхәтләр оештырабыз да инде. – Бүген күргәннәребез һәм кабул итү дәрәҗәсе Татарстанга карата кызыксыну уята. Без икенче юлы зур төркем алып килергә телибез. Гарвард бизнес мәктәбендә иленә кайтырга теләгән 200дән артык россияле укый», - дип мөрәҗәгать иттеләр Рөстәм Миңнехановка.

Бүген кунакларны Рөстәм Миңнеханов Иннополистагы Президент кампусы кысаларында фикер алышу һәм багланышлар урнаштыру өчен тагын бер кабат җәй көнне Татарстанга чакырды.


"Татар-информ" МА.