Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Иннополис коммуналь инфраструктурасын үстерүгә багышланган күчмә киңәшмә уздырды, анда ул шәһәр мэры Егор Иванов отставкага китәргә мөмкин дигән хәбәрнең дөрес булмавын әйтте.
Форсаттан файдаланып, Илдар Халиков Ивановны туган көне белән котлады һәм аңа рәхмәт белдерде.
Киңәшмә кысаларында Илдар Халиков Иннополисның су җыю һәм канализация станциясендә, янгын частендә булды.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, бүгенге визит очраклы түгел, Иннополиста тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче объектлар – су белән тәэмин итү, канализация объектлары эшләнеп бетеп килә.
«Аларны инде эшләтеп карыйлар. Төзүчеләрнең һәм объектларны тиешенчә кабул итеп алачак дәүләт органнарының бурычы – 1 июльгә объектларны гамәлгә тапшыру», - диде республика Хөкүмәте башлыгы.