Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында «Новые облачные технологии» компаниясе генераль директоры Дмитрий Комиссаров белән очрашты.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, «Иннополис» МИЗ” АҖ генераль директоры Игорь Носов, Иннополис мэры Егор Иванов, “Иннополис университеты” директоры Кирилл Семенихин һәм «Новые облачные технологии» ҖЧҖ «МойОфис» продуктлары буенча директоры Евгений Фенюшин катнашты.
“Шәһәрегез матур”, - дип билгеләп үтте Дмитрий Комиссаров очрашуда.
“Килегез – Сезнең кебек белгечләргә шатбыз”, - дип чакырды Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан IT технологияләр буенча Россиянең лидер төбәкләренең берсе. Республика белән «Новые облачные технологии» компаниясенең үзара кызыксынуы аңлашыла да. Компания офисларга бергә төрле типтагы документлар белән эшләү өчен, шулай ук хәбәрләр алмашу һәм файллар саклау программаларын эшли.
Россия кулланучыларына компаниянең продуктлары «МойОфис» бренды белән танылган.