Рөстәм Миңнеханов Норвегия бизнесын Татарстанга чакырды

31.05.2016

ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Норвегиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты.

Россия белән Норвегияне күптәнге мөнәсәбәтләр бәйли, Татарстан аларны төрле өлкәләрдә үстерүне күздә тота. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Норвегия Корольлеге делегациясен  сәламләп, шулай диде.

Норвегия Корольлеге ягыннан, Норвегиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Лейдульв Намтведттан тыш,  илчелекнең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Стефание Бьеру, сәүдә буенча киңәшчесе Фруде Му, мәгариф, фән һәм технологияләр буенча киңәшчесе Сверре Рустад, энергетика һәм экология буенча киңәшчесе Ларс Лунден, шулай ук Россия-Норвегия Сәүдә палатасының башкарма директоры Ярле Форборд һәм Россия-Норвегия Сәүдә палатасында Россиядән вәкил Владимир Багреев катнашты.

Татарстан Хөкүмәте Йортында аларны ТР Президентын Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.

“Илче әфәнде, сез беренче тапкыр Татарстан Республикасында, биредә Сезгә ошар һәм Сез безнең даими кунагыбызга әверелерсез дип ышанабыз”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Норвегия дипломатына.

“Хәзерге сәяси фон Россия белән Европа дәүләтләре арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясавы аңлашыла. Әмма бу – вакытлы күренеш, –  диде ТР Президенты. – Россия, элеккечә, диалог өчен ачык, Европа дәүләтләренең дә элемтәләрне җайга салу мөмкинлекләрен эзләвен күрәбез. Сезнең Татарстанга визитыгыз шуның турыдан-туры дәлиле”, - дип өстәде ул.

“2015 елда Норвегия белән Татарстан арасында сәүдә әйләнеше бары тик 20 млн. доллар гына тәшкил итте – бу бик аз, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Республика – Россиядә икътисадый үсеш буенча алдынгыларның берсе. Нефть, нефть химиясе, нефть эшкәртү, машина төзелеше, энергетика алга киткән. Без вертолетлар, самолетлар, корабльләр төзибез, инновацион һәм IТ-технологияләрне актив үстерәбез, илнең фәнни үзәге булып торабыз. Безгә барлык юнәлешләрдә дә эшлекле элемтәләр урнаштырырга була һәм кирәк тә”. Татарстанга сезнең белән мәгариф һәм фән өлкәсендә дә багланышларны үстерү кызыклы.

“Безгә тагыназык-төлек сәнәгате һәм балык эшкәртү технологияләре бик кызыклы. Норвегиянең бу өлкәдә тәҗрибәсе зур. Моннан тыш, туристлык юнәлешен җайга салырга кирәк. Татарстанлыларга Корольлеккә сәяхәт бик кызыклы булачак, республикада Норвегия кунакларына күрсәтерлек нәрсәләр күп. Бу – Зөя, Болгар, Биләр, Алабуга шәһәрләре. Казанның үзенә дә мең елдан артык”, - диде ТР Президенты Р. Миңнеханов.

Норвегиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Лейдульв Намтведт, үз чиратында, “агымдагы сәяси вәзгыять билгеле катлаулыклар тудыра”, дип белдерде. “Әмма Норвегия төрле юнәлешләр буенча киләчәктә сезнең белән хезмәттәшлек итү өчен потенциал бар дип саный”, - дип өстәде ул. Вәкиллекле делегацияне илче әфәнде юкка гына үзе җитәкләми. Бүген туризм һәм мәгариф буенча очрашулар булырга тиеш.

Норвегия делегациясе Татарстанга Бөек Ватан сугышы елларында үзенең территориясендә совет хәрби тоткыннарына багышланган экспозиция алып килгән. “Без совет солдатлары истәлеген саклыйбыз”, - дип ассызыклады илче.

Моннан тыш, Иннополис һәм Казан федераль университетында булу планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов якын арада Татарстан делегациясе өчен Норвегиягә яңа турлар буенча сәфәр оештыру турында уйларга тәкъдим итте. Корольлек бизнесын Татарстанга чакырды. “Бездә ике махсус икътисадый зона, социаль-икътисадый мөмкинлекләре алдан билгеләнгән территорияләр, инновацион һәм федераль дәрәҗәдә IТ-үзәкләр бар. Россиядә яхшы базар – килегез! Сезнең бизнесны Татарстанда үстерү өчен уңай шартлар тудырачакбыз”, - дип ассызыклады ТР Президенты.


"Татар-информ" МА