Татарстан белән Ростехнадзор арасында системалы һәм конструктив эш урнаштырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе урынбасары Александр Рыбас белән очрашуда хәбәр итте.
«Нигездә Ростехнадзор коллегаларыбызның нәтиҗәле эше, аларның таләпчәнлеге һәм республикадагы уртак мәсьәләләрне хәл итүдәге оперативлыгы нәтиҗәсендә эре сәнәгать инвестицион проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов катнашты.
«Татарстан – югары технологик йөкләнеш дәрәҗәсе булган алга киткән сәнәгать регионы. Сәнәгать иминлеге, экспертиза сыйфаты һәм экспертларның әзерлек дәрәҗәсе мәсьәләләре безнең өчен өстен булып кала», - диде Татарстан Президенты.
«Без Ростехнадзор кабул итә торган экспертиза системасын үстерү, экспертларны аттестацияләү һәм эксперт оешмаларга лицензион таләпләрне арттыру чараларын һәрчак хуплыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без Энергетика университеты базасында Ростехнадзорның уку үзәген булдыру мәсьәләсенә зур игътибар бирәбез».
Республика Хөкүмәте һәм республика сәнәгать предприятиеләре ягыннан бу проектны гамәлгә ашыруда тулысынча ярдәм күрсәтеләчәк.