Рөстәм Миңнеханов Федерализмның икътисадый, бюджет-финанс һәм салым нигезләре буенча Федерация Советы Рәисе каршындагы совет утырышында катнашты

30.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Федерализмның икътисадый, бюджет-финанс һәм салым нигезләре" темасына Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе каршындагы Фәнни-эксперт советы утырышында катнашты. 

Чара Мәскәүдә узды, анда Россия регионнары вәкилләре катнашты, шул исәптән Башкортостан Республикасы, Тамбов өлкәсе, Ставрополье крае вәкилләре һәм башкалар. 

Утырышта катнашучылар федератив мөнәсәбәтләр өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Алар арасында - хакимиятнең бөтен дәрәҗәләрендә вәкаләтләрне һәм аларны тәэмин итүче финанс ресурсларны барлау, федераль, РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнры вәкаләтләренең Бердәм исемлеген булдыру, шулай ук 2020 елга кадәр Бюджетара мөнәсәбәтләр концепциясен эшләү. 

Чын федерализм гражданнарга билгеле "кимеми торган" тормыш сыйфатын тәэмин итү өчен регионнар мөмкинлекләре булуны күз алдында тота, дип белдерде Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко. 

"Бу стандартка ирешү максат булырга тиеш, ә стандарт үзе - дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның механизмы. Халык табышы, мәгариф сыйфаты һәм үтемлелеге, медицина учреждениеләрен урнаштыру турында сүз бара. Иминлек стандартында экология һәм мәдәни мохит исәпкә алынырга тиеш", - диде ул. 

Валентина Матвиенко искәрткәнчә, Федерация Советы илнең социаль-икътисадый үспешенә багышланган киң дискуссияне башладылар һәм хәзерге вакытта дәүләт региональ сәясәтенең төп юнәлешләре турында доклад әзерләнә. "Аның башлангыч варианты регионнарга, фәнни һәм эксперт бердәмлекләр вәкилләренә җибәрелде. Без килгән искәртмәләрне исәпкә алырга тырыштык". 

Икътисадны һәм социаль өлкәне реформалау буенча системалаштырылган тәкъдимнәр дәүләт башлыгына тәкъдим ителәчәкләр, дип ассызыклады СФ Рәисе "Без бөтенләй үзгә, яңа дәрәҗәдәге дәүләт региональ сәясәтенең кирәклеге фикеренә килдек". 

Аның сүзләренчә, озак вакыт илдә регионнарны тигезләү сәясәте алга этәрелде, аның буенча бюджет чаралары бүленде, ләкин күп алымнар нәтиҗәсез булып чыкты. 

Утырыштагы чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, хәзерге субъектларны бәяләү һәм бүләкләү системасы күп катлы һәм катлаулы, ул регионнарның салым алу базасын киңәйтү буенча тырышлыкларын исәпкә алмый. Ул бүгенге әңгәмә мәсьәләләре бюджетара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм камилләштерүгә уңай тәэсир итер дигән өметен белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, салым алына торган база исәбенә федераль бюджеттан регионнары стимуллаштыру актуаль дип күренә. Бу Россия субъектлары эшчәнлегенә производство куәтләрен үстерү, хезмәт нәтиҗәлелеген арттыру, инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә җитди ярдәм итер иде.

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.