Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы президенты доктор Әхмәд Мөхәммәд Али белән очрашты.
Очрашу «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы башланыр алдыннан Казан Ратушасында узды.
Рөстәм Миңнеханов Әхмәд Мөхәммәд Али әфәндегә Ислам үсеш банкы белән «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы белән Ислам үсеш банкы арасында әйбәт эшлекле багланышлар урнаштырылган.
Яклар үзара аңлашуга һәм ышанычка корылган киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук Россиянең мөселман дәүләтләре белән киләчәктә якынаюы белән кызыксынуларын расладылар.
Искәртәбез, бүген «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы кысаларында «Татфондбанк» ГАҖ белән Ислам үсеш банкы арасында, Россия Саклык банкы белән Ислам үсеш банкы арасында Үзара аңлашу турында меморандум имзаларга планлаштырылган.