Рөстәм Миңнеханов: Стратегик караш төркеме мәйданчыгы Россия белән ислам дөньясы арасындагы элемтәләрне ныгытуга хезмәт итә

27.05.2016

Милләтара һәм диниара хезмәттәшлек Россия дәүләтчелегенең нигезен тәшкил итә, һәм Татарстан Республикасы – моның ачык мисалы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме пленар утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Утырыш Казанда (Казан Ратушасында) уза.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе.

Утырышта Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, Ислам үсеш банкы президенты доктор Әхмәд Мөхәммәд Али һәм башкалар катнаша.  

Чараның модераторы – РФ Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО (У) цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры, Төркем координаторы Вениамин Попов.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, үткән ел Мәскәүдә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең яңартылган составта беренче утырышы узды.   

Ул Россия Президенты Администрациясенә, РФ Тышкы эшләр министрлыгына, шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасына, Ислам үсеш банкына һәм башка патнерларга чараны оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.  

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Россия белән ислам дөньясы арасындагы элемтәләрне ныгыту буенча дәүләт эшлеклеләренең,  экспертларның, галимнәрнең уртак тырышлыгын берләштерү өчен, фикер һәм тәҗрибә алмашу, халыкара мәсьәләләрне хәл итү өчен мәйданчык булып  тора, – диде Рөстәм Миңнеханов. –  Россия – күп милләтле ил. Монда 20 миллионнан артык мөселман яши. Милләтара һәм диниара хезмәттәшлек Россия дәүләтчелегенең нигезен тәшкил итә, һәм Татарстан Республикасы – моның ачык мисалы».

Татарстан Президенты Казан Кремле территориясендә мөселман мәчете һәм православие соборы урнашу фактына, ә республикада бер үк вакытта Свияжск православие шәһәре һәм Болгар борынгы мөселман шәһәре торгызылуга аерым игътибар итте.

«Бер атна элек без Болгар Ислам Академиясе төзелешенә беренче ташны салдык, ә ике айдан Казан Божья Матерь иконасы соборы торгызылуга беренче таш салыначак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Һичшиксез, мөселман рухиятен үстерүгә ярдәм безнең илнең эчке сәясәте генә түгел, ул тышкы сәясәткә дә кагыла, дип белдерде Татарстан Президенты, без мөселман илләре белән реаль якынлашуга омтылабыз, ислам дәүләтләре берлеген яклыйбыз. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Нәкъ менә Владимир Путин инициативасы буенча 2005 елда Малайзиядә безнең ил Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булды. 

"Мәскәүдә Җәмигъ мәчете ачылышында чыгыш ясап, Россия Президенты милләтара һәм диниара татулыкны саклап калуда рухи лидерлар ролен аерым билгеләп үтте, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Россия Президенты илдә алдынгы ислам традицияләрен үстерүгә басым ясады һәм милләтчелеккә һәм дини экстремизмга каршы көрәштә зур өлеш буларак, теләсә нинди фундаментализм һәм радикализм күренешләрен бетерүгә өндәде».

«Бүген халыкара җәмәгатьчелек алдына глобаль масштабтагы мәсьәлә яный – дин белән акланучы экстремизм һәм терроризм тарафдарлары арту, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бу куркыныч идеологияне кисәтү һәм фаш итү мөһим. Россия моның өчен күп көч куя, шул исәптән Стратегик караш төркеме кысаларында да».

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, үткән атнада Казанда уңыш белән узган Kazansummit-2016 «Россия – ислам дөньясы» халыкара икътисадый саммиты узды. ИХО илләренең җәйге яшьләр лагерында әлеге форумны уздыру күркәм традициягә әверелде.

«Безнең республика ислам дәүләтләре компанияләренең Россия базарына керү ноктасы булырга тели, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан  – илнең сәнәгать ягыннан алга киткән һәм инвестицияләр җәлеп итүче регионнарыннан берсе. Сезнең ил инвесторларын Татарстан сәнәгать һәм инновацион мәйданчыкларында эшләргә чын күңелдән чакырам».

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Болгар шәһәрендәге Ислам академиясенә зур өметләр баглана, аны төзүне Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкли.

«Ышанам, Болгар ислам фикеренең алдынгы үзәкләреннән берсе булачак һәм мөселман өммәте берләшүенә үзеннән зур өлеш кертәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең һәрберебез цивилизацияләрнең милләтара аңлашуына һәм партнерлыгына ирешүгә үзеннән өлеш кертергә сәләтле», – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты чыгышы азагында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина