Болгарда “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышы узды

26.05.2016

Бүген Болгар тарих-археология комплексында "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, РФ Тышкы эшләр министрлыгы илчесе Константин Шувалов, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Цивилизацияләр партнерлыгы директоры Вениамин Попов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте рәисе, Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин һәм Казанга төрле илләрдән килгән “Россия – Ислам дөньясы” төркеме әгъзалары катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан чит илләрдән килгән кунаклар өчен Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы буйлап экскурсия уздырылды һәм Болгар ислам академиясе турында фильм күрсәтелде.

"Бүген РФда ислам белеме стандарты юк. Бу еш кына тискәре күренешләргә китерә, - диде Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында. - Барлык диния нәзарәтләре белән килештереп кабул иткән бердәм стандарт булмау еш кына дин тотучыларның гамәлләрен төрлечә аңларга мөмкинлек бирә. Без бөтен Россия буенча белем бирү процессы нигезләре салынган мизгелдә очраштык".

"Безнең беренче бурычларның берсе - Болгар ислам академиясе төзелеп беткәнче белем бирү стандартын эшләү", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, Болгар академиясенең нәкъ менә эчтәлеге аеруча мөһим. "Белем бирү процессен оештыру тизрәк барсын өчен бөтен яхшы тәҗрибәне куллану зарур. Сезнең ярдәм белән критерийлар табарбыз дип уйлыйм. Академиядә белем бирү дәрәҗәсе югары булырга тиеш", - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Киңәшчесе. Без ислам академияләренең дөнья тәҗрибәсен ишетүгә һәм алар белән хезмәттәшлек итүгә шат, дип өстәде ул.

М.Шәймиев билгеләп узганча, кешеләр үз диннәре өйрәнергә һәм белергә тели. "Без изге урыннарны торгызу мөмкинлеген бирәчәк вакытлар җитү турында хыялландык. Илдәге үзгәртеп кору ярдәмендә, ул ничек кенә авыр узмасын, 90нчы еллар башында һәр кешенең конституциядә каралган дин тотуга хокукы кайтарылды. Бу бик зур казаныш, без моңа мохтаҗ идек", - диде М.Шәймиев.

Мисал итеп ул түбәндәге саннарны китерде: үзгәртеп коруга кадәр Татарстанда 23 мәчет булса, 10 елдан соң алар 1000гә җитте, ә хәзер - 1,5 меңнән артыграк. "Кешеләр аларны төзекләндерүгә үзләре алынды, бу бөтен кешенең теләге булды,-  диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. - Бу исламга гына түгел, башка конфессия вәкилләренә дә кагыла".

Минтимер Шәймиев Татарстанда гасырлар буе мөселманнар һәм православие дине вәкилләренең бергә гомер кичерүенә игътибар юнәлтте. "Кешеләр дус яши һәм үзара аңлашу хөкем сөрә, - диде ул. - Милләтара һәм конфессияара аңлашу табу мөһим. Һәм бу мөмкин хәл".

ТР Дәүләт киңәшчесе Кол Шәриф мәчете төзелү һәм шул ук вакытта Благовещение соборын төзекләндерү турында сөйләде, ә Казанның 1000 еллыгына Казан Кремлен ЮНЕСКО исемлегенә кертеп булган. "Россия һәм Татарстан өчен әлеге адымнарның халыкара танылу алуы әһәмиятле. Иң мөһиме - республикабызда яшәүче кешеләр боларны кабул итә. Һәм бездә бер фонд - "Яңарыш", - диде ул һәм борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрен торгызу турында сөйләде. Хәзер бер үк вакытта Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы соборын төзекләндерү эшләре бара.

Киңәшмәдә шулай ук ТР мөфтие урынбасары, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР ФА вице-президенты, ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов һәм башкалар чыгыш ясады.

 


“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте