“Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советы беренче квартал эшенә нәтиҗә ясады

26.05.2016

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Көн үзәгендәге мәсьәлә –агымдагы елның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре иде.

Электр энергия җитештерү 3 млрд. 528 млн. кВтч тәшкил иткән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 19 %ка артык.

“Генерирующая компания” ААҖ быелның беренче өч аенда кулланучыларга  млн. 542 мең Гкал җылылык энергияясе җибәргән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 4%ка кимерәк.

“Генерирующая компания” ААҖнең табышы беренче өч айда 11 млрд. 516 млн. тәшкил иткән, бу узган елга караганда 8%ка югары.

“Генерирующая компания” ААҖнең Директорлар советы рәисе Илдар Халиков беренче кварталында башкарылган эшләрнең финанс күрсәткечләрен уңай бәяләде.

 


“Генерирующая компания” ААҖ матбугат хезмәте