Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков #әти-әниеңне яздыр һәм #якыннарыңны яздыр дигән республика акциясенә кушылды

26.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков #әти-әниеңне яздыр һәм #якыннарыңны яздыр дигән республика акциясенә кушылды һәм ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша әти-әнисен "Челнинские известия" газетасына яздырды.

Искә төшерәбез, "Татмедиа" медиахолдингының социаль проектын иң беренчеләрдән булып ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хуплады. Бу акциядә катнашучылар 2016 елның икенче ярттыеллыгына "Татмедиа" АҖ вакытлы матбугат басмаларына гына түгел, башка газета-журналларга да языла ала.

Акциягә һәр татарстанлы кушыла ала. Якыннарыңны газета-журналларга хат ташучылар аша, почта бүлекләре, электрон рәвештә - ТР дәүләт хезмәтләре порталы яки Россия почтасы сайтында яздырырга була. Моның өчен басманың исемен сайларга, язылу вакытын күрсәтергә һәм заказ өчен банк картасы ярдәмендә түләргә кирәк, бу барысы берничә минут вакытны алачак. 

2016 елның II яртыеллыгына язылу кампаниясе 17 июнь көнне тәмамлана.