Илдар Халиков композитлар буенча беренче дөнья чемпионатын үткәрү турында киңәшмә уздырды

25.05.2016

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген композитлар буенча Composite Battle World Cup Kazan 2016 беренче дөнья чемпионатын үткәрү буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.

Илдар Халиков искә төшергәнчә, 2015 елның октябрендә предприятиеләрнең яшь белгечләре һәм вуз студентлары арасында композитлар буенча Composite Battle-2015 Россия чемпионаты узды, ярышлар финалы Мәскәүдә үтте. Агымдагы елның февралендә Татарстан Президентына Туполев исемендәге КДТУ (КАИ) һәм Бауман исемендәге МДТУ ректорлары композитлар буенча беренче дөнья чемпионатын уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министрына 2016 елда композитлар буенча беренче дөнья чемпионатына әзерлекне һәм аны уздыруны контрольгә алырга кушты.

Илдар Халиков сүзләренчә, бу чемпионат композит тармагының киләчәк үсешенә зур өлеш кертү мөмкинлеге бирәчәк, шулай ук яшьләр арасында инженер һөнәрен популярлаштыруга ярдәм итәчәк.

Composite Battle World Cup Kazan 2016 композитлар буенча беренче дөнья чемпионаты 2016 елның 26-29 октябрендә узачак, ярышлар уздыру урына итеп «КАИ-Олимп» спорт комплексы тәкъдим ителә. Ярышлар ике этапта узачак – Россия командалары финалы (федераль этап) һәм халыкара этап.

Composite Battle World Cup Kazan 2016 кысаларында бөтенроссия композит материаллары күргәзмәсе эшләячәк, композит технологияләр казанышлары буенча пленар күзәтү һәм халыкара конференция узачак.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков йомгаклап, “ композитлар буенча беренче чемпионат – ул җитди мөһим чара, аны югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк”, - диде. 

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.