Татарстан Президенты Кострома автокомпонентлар заводында булды

24.05.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кострома автокомпонентлар заводында булды. Предприятие "Мотордеталь" холдингы составына керә һәм Кострома шһәрендәге "Индустриальный" күп функцияле парк территориясендә эшчәнлек итә. Заводта меңнән артык кеше эшли. Компания елына 2,7 млрд. сумнан артык керем ала. 

"Кострома автокомпонентлар заводы" ЯАҖ двигательләр өчен компонентлар җитештерә. Продукциясен Россиянең бөтен регионнарына сата һәм дөньяның 40 иленә экспортлый. 

Заводның төп клиентлары арасында - "КАМАЗ", "Ярославль мотор заводы", "Минск мотор заводы", "Ульяновск мотор заводы" һәм башкалар. 

Заводның эшчәнлеге турында тулырак генераль директоры Сергей Калашик хәбәр итте. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, предприятиедә куәтне арттыру һәм модернизацияләү өчен зур эш башкарыла.

Татарстан Президенты цехларны карады һәм детальләрне җитештерүнең тулы циклын күзәтте.

Компания офисында үткән очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм "Кострома автокомпонентлар заводы" ЯАҖ генераль директоры Сергей Калашник хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.