Татарстан Республикасы белән Кострома өлкәсенең сәүдә-икътисадый багланышлар өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Бөтендөнья татар конгрессы» Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы эре предприятиеләре һәм Кострома өлкәсе эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.
Сергей Ситников билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Кострома өлкәсен озак еллар буена ныклы дуслык җепләре бәйли. «Бүгенге бурыч – безнең социаль-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү. Инвестицияләр җәлеп итү һәм махсус икътисадый зоналар булдыру өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе бездә дә актив файдаланыла», - диде ул.
Губернатор искәрткәнчә, бүген Татарстан Республикасы белән Кострома өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният тармакларында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланды. Ышанам, бу документ барлык юнәлешләр буенча да үзара багланшыларыбызны ныгытыр, диде регион башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов Сергей Ситниковка Татарстан делегациясе визитын әйбәт оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Республикабыз белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә күрсәткән игътибарыгыз өчен сезгә рәхмәтлебез, диде Татарстан Президенты.
Ул искәрткәнчә, үткән ел Кострома өлкәсе белән күп кенә юнәлешләр буенча Хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. Бүген без әлеге документны конкрет гамәлләр планы белән беркетәбез, бу ике регион арасындагы элемтәләрне реаль проектлар белән ныгытырга ярдәм итәчәк, дип белдерде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кострома өлкәсе диверсификацияләнгән икътисадка ия. Анда машина төзелеше һәм суднолар төзелеше тармаклары алга киткән, Россиядә дә, чит илләрдә дә мәгълүм ювелир предприятиеләр эшләп килә. Моннан тыш, өлкәдә урман эшкәртү комплексы куәтле.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Костроманың тарихи ядкярләрне саклап калу тәҗрибәсе кызыклы. Мондый эш бүген Татарстанда да алып барыла.
Соңгы елларда безнең товар әйләнеше артты һәм бүген 3 млрд. сумга җитте, диде Татарстан Республикасы Президенты. Татарстан Кострома өлкәсенә йөк һәм җиңел автомобильләр, азык-төлек продуктлары, көнкүреш химиясе товарлары җибәрә. Костромадан республикага корыч торбалар, ювелир әйберләр, химик продукция килеп тора. Номенклатураны киңәйтү һәм товар әйләнеше күләмнәрен арттыру өчен яхшы мөмкинлекләр бар, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, гуманитар өлкәдә дә багланышлар ныгый. Быел Костромада Сабантуй бәйрәме узачак. Татарстан үз чиратында бу чараны үткәргәндә ярдәм күрсәтәчәк, диде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Ситников Татарстан Республикасы белән Кострома өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният тармакларында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планын имзаладылар.
Журналистларга интервьюсында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген регионнарга импортны алмаштыру һәм экспортка товарлар җибәрү бурычларын хәл итүче юнәлешләрне үстерү мөһим. Татарстан Президенты «КАМАЗ» ГАҖ белән «Кострома автокомпонентлар заводы» компаниясе хезмәттәшлеген мисал итеп китерде. «КАМАЗ» моннан комплектлаучы эшләнмәләр ала һәм шул ук вакытта автокраннар җитештерүче җирле заводка шассилар җибәрә. Бүген без китерелүче компонентлар линейкасын киңәйтү алымнарын карыйбыз, шуның белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне ныгыту юлларын эзлибез», - диде ТР Президенты.