Татарстаннан якынча 6 мең бала һәм яшьләр Кара диңгездә ял итәчәк

24.05.2016

Быел Татарстаннан якынча 6 мең бала һәм яшьләр Кара диңгез буендагы балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял итә алачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта “Җәй” республика үзәге директоры Раил Муратшин сөйләде.

Кара диңгез буенда 5 лагерьның эшләве планлаштырыла: шуларның 3се Краснодар краенда, 2се Кырым Республикасы территориясендә.

“Барлыгы 6011 кешенең ялын оештыру планлаштырыла, шуларның 1600 Кырым Республикасында, - дип хәбәр итте Раил Муратшин. – Ял итүчеләр Краснодар краена тимер юл транспорты белән, Кырым Республикасына һава юлы транспорты белән озатылачак”.

“Кырымда ял итүне тәэмин итү өчен Татарстан Президенты тарафыннан 12,5 млн. сум акча бүлеп бирелгән”, - дип билгеләде Раил Муратшин.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, үз чиратында, аларның министрлыгы линиясе буенча Кара диңгез буенда 970 кеше ял итәчәк, дип белдерде.

 


“Татар-информ” МА