Васил Шәйхразиев: "Төп бурыч - җәйге ялның иминлеген тәэмин итү"

24.05.2016

Татарстанда 2016 ел  сәламәтләндерү кампаниясенә 1 млрд 402 млн сум акча бүленгән, шуның 346,5 млн сумы - республика, ә 55,5 млн сумы - федераль бюджеттан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

"Без 2014-2015 елларга исәпләнгән ялны тәмамлап, 2016-2017 еллар ялын башлыйбыз. Республика буенча финанслауның гомум күләме - 1 млрд 402 млн сум", - диде В.Шәйхразиев.

"Ял итүче балалар саны ел да арта бару һәм һәр укучының, үз ихтыяҗларыннан һәм мөмкинлекләреннәп чыгып, профильле лагерь сайлый алуы мөһим", - дип билгеләп үтте ул.

"Төп бурыч - иминлек тәэмин итү, - дип ассызыклады В.Шәйхразиев. - 30 майга кадәр Татарстанның барлык лагерьларын тапшыру бурычы куелды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм янгын хезмәте кисәтүләре булды, алар бетерелергә тиеш. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең язма рөхсәтеннән тыш бер генә лагерь да ачылмаячак. 3 июньнән без җәйге ял программасын башлыйбыз".

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов хәбәр иткәнчә, 2016-2017 еллар җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә 1340 оешма җәлеп ителә: 119 шәһәр яны стационар лагере, 18 шифаханә-курорт ял оешмасы, 109 палаткалы лагерь, 969 мәктәп яны лагере, 120 хезмәт һәм ял лагеры һәм Кара диңгез ярында 5 лагерь .

2016 елда 217 мең 981 кеше оешкан төстә ял итә алачак, бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 3060 кешегә күбрәк дигән сүз. "Финанслашу кысаларында авыр тормыш вазгыятендә калган 2 мең 975 баланың ялын оештыру өчен федераль бюджеттан 55,5 млн сум акча бүленде", - диде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары.

Быел 20 мең 366 кешене вакытлыча эшкә урнаштыру ниятләнә.

"Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 160 баланың  махсус сменада ял итүен оештыру ниятләнгән. Республикада икенче ел рәттән Луганскидан килгән 46 бала ял итәчәк", - дип хәбәр итте Алмаз Мингулов.

Аның сүзләренчә, агымдагы елда дәвалану һәм тернәкләндерүгә мохтаҗ балалар, ятим һәм тәрбиягә алынган балалар, вуз студентлары өчен физкультура-сәламәтләндерү чараларына 54 мең 706 бушлай юллама каралган.

 


“Татар-информ” МА