Илдар Халиков Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды советы утырышын уздырды

24.05.2016

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешма советы утырышы узды.

Көн үзәгендә ТР Инвестицион-венчур фондының агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре иде. Аерым алганда, Совет Фондның 2015 ел өчен хисап документларын карады.

Төп докладны ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов ясады.

Моннан тыш, утырышта катнашучылар “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешма уставының яңа редакциясен карады.

Искә төшерәбез, Фонд Советы ТР ИВФның югары коллегиаль органы санала.

 


ТР Инвестицион-венчур фонды матбугат хезмәте