Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Россиядә иң эре зәркән предприятиеләренең берсе - «Красносельский Ювелирпром» эшчәнлеге белән танышты. Аны төбәк башлыгы Сергей Ситников, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар озата йөрде.
«Красносельский Ювелирпром» предприятиесенә 1919 елда нигез салынган. Биредә елына 5 тоннадан артык кыйммәтле металл эшкәртелә, акча әйләнеше елына 2 млрд. сум тәшкил итә. Компания чит илләргә үз эшләнмәләренең 30 проценттан артыгын җибәреп, иң эре экспортер булып тора.
Красносельск зәркәнчеләре алтын, көмеш һәм төсле маталлар эретмәләреннән югары сыйфатлы эшләнмәләр, бизәнү әйберләре, дини әйберләр, кыйммәтле һәм төсле металлардан сувенирлар һәм савыт-сабалар ясый.
Предприятиедә «Красносельский Ювелирпром» ГАҖ генераль директоры Флун Гомәров аңлатмалар биреп барды.
Заводта экскурсия музейдан башланды. Биредә Рөстәм Миңнехановка предприятиенең тарихы турында сөйләделәр, шулай ук җирле белгечләр үз куллары белән ясаган зәркән бизәнү әйберләре һәм сувенирлары ассортиментын тәкъдим иттеләр.
Аннары ТР Президенты эшләнмәләр цехында булды, анда өзлексез кою процессы белән танышты.
Көмеш эшләнмәләр цехында Татарстан Президенты авоматлаштырылган эшкәртү участогында булды. Биредә заманча җиһазлар эшли, алдынгы технологияләр кертелә.
Рөстәм Миңнехановка җитештерү линияләрен үстерү турындагы планнары турында да хәбәр иттеләр