Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополис территориясендә Россиядә беренче заманча төргәкләүләр заводын ачу тантанасында катнашты

23.05.2016

Рөстәм Миңнеханов Россиядә беренче заманча төргәкләүләр заводын ачу тантанасында катнашты. Предприятие «Химград» технополисы территориясендә (Казан) төзелгән һәм тартма тибындагы 44 млн. данә капчык җитештерә алачак.

Рөстәм Миңнеханов яңа предприятие эше белән танышты. Аны «Химград» технополисы генераль директоры Айрат Гыйззәатуллин һәм «КЗСУ» ҖЧҖ генераль директоры Роман Вялкин озата йөрде.

 Рөстәм Миңнеханов: “Мин бу территорияне танымыйм. Күптән түгел монда ничек булганын хәтерлим. Хәзер бөтенләй икенче күренеш: “Заманча яңа предприятиеләр. Бүген Казанда товарны заманча төрү заводын ачтык, хәзер тагын ике предприятие төзи башлыйбыз”, - диде.
«ТРЭМ-Казань» ЯАҖ һәм «Ирвис» ҖЧҖ төзи башлау турында сүз бара. Беренчесе - җыю-сынау цехы, аны 2017 елның III кварталында эшләтеп җибәрү ниятләнә. Ул газодинамика тыгызлагыч системалары чыгарачак. Кулланучылар арасында «Газпром» ГАҖ, «Роснефть»НК” ААҖ, «Лукойл» ГАҖ, «Сургутнефтегаз» ААҖ, «КМПО» ААҖ, «Казанькомпрессормаш» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ бар. Предприятие төзелә генә башлый.
«Ирвис» ҖЧҖ төзелешенә дә старт биреләчәк. Аның төзелешенә кертелгән инвестицияләр күләме 94 млн сум тәшкил итә. 2016 елның IV кварталыннан биредә 45 кеше газ счетчиклары, шулай ук пар хисап приборлары чыгарачак. Яңа завод җитәкчелеге «Газпром» ГАҖ, «Роснефть»НК” ААҖ, «Лукойл» ГАҖ, “Татнефть” ГАҖ, «Сургутнефтегаз» ААҖ һәм «Газпромнефть» ГАҖ кебек предприятиеләр кызыксыныр, дип өметләнә.
Технополисның тагын бер резиденты уңышлы эшли. Аның шулай икәнлегенә ТР Президенты «Биотех» комплексы лабораториясендә булып шәхсән үзе күреп ышанды. Биредә терлекләр өчен биоөстәмәләр, шулай ук туфракны һәм үсемлекләрне эшкәртү өчен куркынычсыз биопрепаратлар җитештерәләр. Бер продукт сериягә кертелгән, алтысы теркәү уза, дүртесе эшләнелә. Предприятиенең узган елның декабрендә генә эшли башлавын исәпкә алсак, бу аз түгел.
“Кечкенә, әмма җитез”, - дип бәя бирде Рөстәм Миңнеханов Smart элетромобиленә. “Химград” территориясендә ачылган яңа электрозаправка станциясеннән чыккан машинаны Президент йөртеп карады. Бу электрозаправка республикада бишенчесе. “Бу юнәлешне үстерергә кирәк. “Электротранспорт экологик яктан чиста һәм ышанычлы”, - дип ассызыклады Президент.


"Татар-информ" МА.