Рөстәм Миңнеханов Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте делегациясе әгъзалары белән очрашты

23.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртәбез, Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерманн җитәкчелегендәге Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте делегацисе вәкилләре ике көнлек эш сәфәре белән Казанга килделәр.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Австрия җитәкчелегенә бу визитны оештырганнары һәм Венага Татарстан Республикасы делегациясе визиты (2016 елның 11-13 мае) барышында күрсәткән кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.  

Без Венада күптән түгел генә булдык, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, һәм бик күп уңай мәгълүмат алдык, инновацион проектлар белән таныштык, болар бар да безнең республика өчен бик кызыклы. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Австрия, шул исәптән Вена, тәҗрибәсен өйрәнергә теләвен аерым ассызыклады, бигрәк тә музейлар һәм театрлар эшен оештырудагы, шәһәр кешеләре ялы өчен яшел зоналар булдырудагы, хәзерге заманда кирәкле җәмәгать киңлекләрен оештырудагы тәҗрибәсен. 

Без Венедагы коллегаларыбызның урбанистика, шәһәр хуҗалыгын оештыру һәм үстерү буенча тәҗрибәләрен өйрәенргә телибез, диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Тулаем алганда, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстан Республикасы белән Австрия арасында бизнестагы, уртак предприятиеләр булдырудагы, шулай ук мәдәният өлкәсендәге, мәгариф, фән алмашудагы, туризм тармагындагы багланышларны үстерү мөһим. 

Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте егерме ел буена Австрия-Россия мөнәсәбәтләре үсешенә үзеннән зур өлеш кертә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, ул илләребез арасында тоташтыру чылбыры булып тора. Татарстан Республикасы Президенты шулай ук ассызыклаганча, Россия белән Австрия мөнәсәбәтләре һәрчак ышанычлы һәм дустанә характерда булды. Шуның ачык мисалы – Австрия территориясендә урнашкан совет хәрбиләренә куелган һәйкәлләргә мөнәсәбәт, диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте генераль секретаре  Флориан Стерманн шулай ук Казан шәһәрендә үзләрен кунакчыл кабул иткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм Татарстан белән Австрия мөнәсәбәтләре эшкуарлык, эшлекле хезмәттәшлек өлкәсендә алга таба ныгыр дип өмет белдерде.   

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хезмәттәшлекнең конкрет мәсьәләләрен һәм юнәлешләрен эшләү өчен эш төркеме булдырырга тәкъдим итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.