ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген "Здравница-2016" Бөтенроссия форумы ачылышында катнашты.
Форум 2016 елның 22-24 маенда Казанның "Корстон" комплексында уза.
“Здравницы-2016”ның төп темасы - халык сәламәтлеген саклауда Россия Федерациясе шифаханә-курорт комплексының әһәмияте.
Искә төшерәбез, форум 2000 елдан уздырыла. 2015 елда форум чаралары Мәскәүдә узды.
Форумның оештыручылары – Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ Президенты Эшләр идарәсе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Федерация Советының социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау комитеты, Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты, РФ Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты.
Форумны ачуда һәм пленар утырышта Туристлык буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов, Туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков чарада катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде, шулай ук "Здравница-2016"ны уздыру урыны итеп Казанны сайлаган өчен рәхмәт белдерде.
"Форумны уздыру белән бергә бездә төбәкнең сәламәтләндерү, туристлык потенциалын күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде, - дип билгеләде Илдар Халиков. -Тагын шунысы мөһим, безнең белгечләр форумда катнашучылар - федерация субъектлары вәкилләре уртаклашкан тәҗрибәне үзләштерә ала".
ТР Премьер-министры катнашучыларга нәтиҗәле эш, шулай ук Татарстаннан яхшы тәэсирләр алып китүне, Казан Кремле, борынгы Болгар шәһәрен, Зөя утрау-шәһәрлеген һәм башка истәлекле урыннарны күрер өчен Татарстанга тагын килү теләге булуны теләде.
Бүген форум кысаларында шифаханә-курорт учреждение казанышларының махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды, 60тан артык стендта Россиядә ял итү һәм шифаханә-курорт дәвасын алу урыннары турындагы мәгълүмат тәкъдим ителгән.
Шулай ук форум кысаларында "Россия курортларының халык сәламәтлеген саклау һәм тернәкләндерүдә стратегик әһәмияте" дигән халыкара фәнни конгресс уза. Анда Франция, Казакъстан, Италия һәм Австриядән вәкилләр катнаша.