Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков 16.26.001 санлы сайлау участогында "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш бирүдә катнашты.
Көн уртасына әлеге участокта тавыш бирергә теләүчеләр саны артты, шуңа да республика Премьер-министрына сайлаучыларны электрон теркәү һәм махсус кабинкада бланклар тутырыр өчен көтеп торырга туры килде.
Аның артыннан шушы ук процедураны Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов та узды.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, әлеге участокта праймеризда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Бүген, 22 майда, бөтен ил буенча “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш бирү уздырыла.