Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар цивилизациясе музеенда төрки-татар язуы тарихына багышланган экспозицияне карады. Экспозиция ачык һавада Идел ярындагы комплекста урнашкан. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев һәм башкалар катнашты.
Язу таризына багышланган музей зонасы Болгар цивилизациясе музееның яр буеннан Истәлекле знакка алып баручы биш баскычтан тора. Беренче баскыч – орхон-енисей язуы, икенче баскыч – уйгур, өченчесе – гарәп, дүртенчесе – латин һәм бишенче баскычта – кириллица.
17 таш блокка язу үрнәкләре текстлары төшерелгән. Бу эшне башкаручылар - сынчы Рөстәм Габбасов җитәкчелегендәге иҗади төркем.
Рөстәм Миңнеханов яр буендагы төзекләндерү эшләре белән дә танышты, анда да төрки-татар язуы темасы чагылыш тапкан. Ял итүчеләр өчен велосипед юлы бар, кече архитектур формалар белән бизәлгән.
Яр буеның береняе зонасы "Кызыл пулат" археология объекты белән тәмамлана, консервация буенча эшләр башкарылгач, аны туфрак белән каплаганнар. "Кызыл пулат" - XIV гасыр уртасында төзелгән борынгы мунча калдыклары ул. Яр буенча төзекләндерү эшләренең икенче өлеше 2016 елда гамәлгә ашырылачак һәм Кызыл пулаттан башлап "Габдрахман сәхәбәсе коесы" изге чишмәсенә кадәр территорияне били.
Алданрак Татарстан Президенты Болгар шәһәрлегенең Көнбатыш капкасы янында урнашкан керү группасын карады. Зур булмаган бина туристларга мәгълүмат бирү үзәге функциясен үтиләр. Биредә билет кассалары, сувенирлар киоскы, декоратив панно һәм бәдрәф урнашкан.
ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Рөстәм Миңнехановка килүчеләр санын теркәүче электрон ситсеманы тәкъдир итте. Программа кайсы көннең, ничә сәгатендә кунаклар саны иң күп булуын билгели һәм хезмәткәрләргә йөкләнеш күләмен арттырмаска ярдәм итә. Аның сүзләренчә, Борынгы Болгар шәһәрендә туристларны ике махсус камера күзәтә, алар да кешеләр санын анализлауда катнаша.
Шулай ук Татарстан Президенты һәм башка кунаклар коймак кафесында булдылар. Әлеге ашату урыны XIX гасырда тцзелгщн кирпеч бинада урнашкан. Реставрациядән соң биредә төристларны ашату пунктын оештыру өчен шартлар булдырылган. Рөстәм Миңнеханов әлеге өйдәгечә ашату форматын уңай кабул итте.