Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар шәһәренә эш сәфәре кысаларында “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше барышы белән танышты.
Аңа ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кушылды.
Объект төзелеше 2015 нче елның язында Идел елгасы ярында Болгар шәһәрлегенең тарихи өлешеннән читтәрәк башланды. План буенча барлыгы 151 номер булачак. Кунакханә берьюлы 300 гә кадәр кунак кабул итә ала. Шулай ук тренажер залы белән СПА-салон, бассейн, теннис корты, парк зонасы, баскетбол һәм балалар уен мәйданчыклары, йөгерү һәм чаңгы трассалары, 220 урынлык җир асты парковкасы каралган.
Бу проектның үзенчәлеге тарихи мунча торгызылуында (14 нче гасырның Ак палата аналогы). Хәзерге вакытта проектның гомуми әзерлеге 35 процент тәшкил итә, төзелеш эшләре бара. Җәй башында эшчеләр эчке инженер челтәрләрен монтажлауга керешергә ниятли. Объектны 2017 нче елның июлендә файдалануга тапшыру фаразлана.
Рөстәм Миңнехановка төзелеш эшләре барышы турында сөйләделәр, биналарның эчке бизәлеше проектын күрсәттеләр. Шулай ук Татарстан Президенты проект оешмасы җитәкчелеге белән фасадны ямьләндерүнең төрле вариантлары турында фикер алышты.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Ак мәчеткә юл алды, анда мөселман дин әһелләре белән очрашты.