Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында: "Бу ел безнең тарихка кереп калачак, иртәгә Болгарда Ислам академиясе нигезенә капсула салыначак"

20.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов принял участие в пленарном заседании «Милли тормыш һәм дин» VII бөтенроссия дин әһелләре форумының пленар утырышында катнашты.  

Чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Казанда  узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,  Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов һ.б. рәсми затлар катнашты.

Искәртәбез, форумга илнең 68 төбәгеннән 916 делегат килгән, Еврей  автономияле округы, Амур өлкәсе, Дагестан Республикасы һәм Тамбов өлкәсе вәкилләре беренче мәртәбә катнаша. Форум кичә, 2016 елның 19 маенда эшли башлады.

Коръән уку белән башланган пленар утырышта беренче булып Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул мондый очрашуларның гадәткә кереп китүен һәм форумда борчыган мәсьәләләр хакында фикер алышу турында билгеләп үтте. "Бу ел безнең тарихка кереп калачак. Иртәгә, Алла теләсә, без барыбыз да безнең Болгар ислам академиясенә нигез салачакбыз. Ул көнне без күптән хыялланып көттек. Бу эшебезне Россия Президенты Владимир Путин хуплады, - диде ул һәм бу эшне безгә матур итеп башкарып чыгарга кирәклеген ассызыклады. - Күреп торасыз, Россиядә диннәр һәм милләтләр арасында тынычлык, әмма дөньяда ыгы-зыгылар бик күп. Шуңа да Россия күләмендә мондый уку йорты булдыру ул Татарстан өчен генә түгел, тулаем Россия өчен дә мөһим. Безгә мәдрәсәләребезгә, югары уку йортларына икенче төрле карарга, аларга ярдәм итәргә кирәк".

Президент фикеренчә, бүгенге мөфтиләр һәм муллалар кебек кешеләр киләчәктә дә кирәк. "Безнең тиешле күләмдә һәм яхшы укыту йортлары булмаса, динебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга авыр булачак. Шуңа республика күләмендә мондый уку йортлары программаларын яңадан караячакбыз", - диде ул һәм форумга җыелучыларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде.  Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырды.


"Татар-Информ" МА материаллары буенча