Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары белән очрашты

20.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең яшь дипломатлары конференциясендә катнашучылар белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең яшь дипломатлары конференциясе «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» VIII халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылды.

Конференциянең төп темасы – яшьләрнең профессиональ дипломатиясе.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә,  конференция форматы – яшь дипломатлар аралашу өчен бер-береңә ышануга нигезләнгән яхшы алым, һәм ул хезмәттәшлекне, үзара перспективаларны ныгытачак.

Минемчә, мондый аралашу форматы конструктив булачак, диде ул, ышанам, сез киләчәктә дә мәдәният, социаль һәм дипломатик дәрәҗәдә илләр  арасында багланышларны урнаштыруга актив ярдәм күрсәтерсез.

Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» VIII халыкара икътисадый саммитына күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россия һәм аның төбәкләре халыкара эшчәнлектә катнашалар. «Төбәкләр үзләре һәм үз өстенлекләре турында белдерүнең теләсә нинди мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш, – диде ул. – Федерациянең һәр субъектының үз конкурент өстенлекләре бар. Үсеш алган  төбәкләрнең берсе буларак, Татарстан Республикасы тәҗрибәсе «Татарстан моделе» дигән атама алды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук төбәкне социаль-икътисадый үстерү турында, республикада төрле милләт һәм төрле дин вәкилләернең тату һәм дус яшәве турында  сөйләде. Аның сүзләренчә, үзара тату яшәү һәм толерантлык –Татарстанның төп байлыгы һәм конкурент өстенлеге.

Бүген без чит илләр инвесторларының Татарстанны Россия базарына чыгу өчен старт мәйданчыгы итеп сайлауларын телибез, диде Рөстәм Миңнеханов.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.