Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләре яшь эшкуарларының II Казан форумында катнашучылар белән очрашты.
Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» VIII халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылды.
Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга актив булулары өчен рәхмәт белдерде. «Бүгенге проектыбыз – KazanSummit ничек уңышлы үскәнне без күрәбез, - диде ул. - Сезнең форум бу программага шулай ук әйбәт өстәмә».
«Мин яшьләр бүген клубларда күңел ача дип уйлый идем, менә хәзер күрәм инде – сез бик акыллы һәм белемле, сез тәкъдим иткән барлык проектлар да җитди игътибарга лаек. Аларның күбесен гамәлгә ашырырга кирәк».
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында шулай ук «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды эшләп килә. ИХО белән «Сәләт» бергәләп эшлиләр һәм уңышлы хезмәттәшлек итәләр.
Татарстан Президенты бу үзара файдалы хезмәттәшлек дәвам итәр дип өмет белдерде.
«Мин монда әйтелгән тәкъдимне тулысынча хуплыйм, сүз бергәләшеп даими нигездә эшләү турында бара, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Яңа проектлар эшләү өчен һәм яңа очрашулар кызыклырак булсын өчен ел әйләнәсендә эшләргә кирәк. Моның өчен бездә бөтен шартлар да бар».
Рөстәм Миңнеханов ИХО яшь эшкуарлары форумында катнашучыларга уңышлар теләде.
Искәртәбез, форумда Әзәрбәйҗан, Алжир, Төркия, Иордания, Иран, Индонезия, Австралия, Бангладеш, Малайзия, Бөекбритания һәм башка илләр вәкилләре катнашты.