Илдар Халиков метрода барган өчен контактсыз түләү системасын беренче булып сынап карады

20.05.2016

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казан метросы турникетларында банк картасы белән контактсыз түләүне эшләтеп җибәрүдә катнашты. "Кремль" станциясендә ул Россия Саклык банкы идарә рәисе урынбасары Максим Полетаев, "MasterCard"ның башкаручы директоры Андей Тарусов белән бергә банк картасы ярдәмендә түләп, турникет аша узды.

Казан метросында барлык ун станциядә дә берәр турникет контактсыз ридерлар белән җиһазландырылган. Җир асты транспорты пассажирларына түләү өчен банк картасы яки башка җайланма (сәгать, кесә телефоны, брелок, стикер) белән турникеттагы ридерга контактсыз түләү технологиясе белән кагылу да җитә.

Илдар Халиов соңыннан матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, теләсә нинди глобаль проект һәрчак нинди дә буса гади әйбердән башлана.

"Бүген без метрога гади генә керү мөмкинлегеннән файдаландык. Метрода бик күп кеше йөри. Киләчәктә мондый технологиядән түләүле керү булган теләсә нинди ноктада файдаланырга ниятләнә. Бүген безгә һәр кешедә диярлек булган банк карточкасын куллану мөмкинлеген биргән системаны күрсәттеләр. Моннан тыш, система хезмәтне тиз, сыйфатлы, бернинди каршылыксыз алырга булыша", - диде Илдар Халиков.

Андрей Тарусов билгеләп узганча, "MasterCard" бөтен ил буенча инновацион технологияләрне актив рәвештә үзләштерә. "Без Татарстан белән актив хезмәттәшлек итәбез. Минемчә, шәһәр кешеләре һәм кунаклары файдалануның гадидеген һәм уңайлылыгын бәяләр. Универсаль системаны төзү һәр конкрет шәһәр өчен җайлашмаска мөмкинлек бирә. Бер үк карта, телефон белән бөтен дөнья буйлап сәяхәт итәргә була", - дип тәгаенләде Андрей Тарусов.

Ул Казан метроплитетының барлык станцияләре дә контактсыз түләү технологиясе турникетлары белән җиһазландырылган Россиянең өченче шәһәре булуын өстәде. Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Новосибирск метросы турникетларында банк картасы ярдәмендә түләргә була.

"Юл өчен контаксыз түләү ысулын булдыру фикере электән бар иде, без бик күп банкларга әлеге проектны тормышка ашырырга тәкъдим иттек. Берәү дә моңа алынмады, проект җитди чыгымнар таләп итте. Әмма Саклык банкы риза булды. Система башка банк карталары белән дә түләү мөмкинлеген бирә. Туристларга Татарстанда шундый хезмәт булуын әйтү бик мөһим. Бу юл йөрүне шактый җиңеләйтә", - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Максим Полетаев хәбәр иткәнчә, ТР Хөкүмәте белән берлектә республикада "Безналичный Татарстан" проекты тормышка ашырыла. Яшел Үзән пилот шәһәре булган. Бу проект республика өчен дә файдалы. Дәүләт структурасы салымнар хисабына яши, Татарстанда шул рәвешле салым түләүчеләрнең акчаларын янга калдырырга һәм социаль хезмәтләр бәясен киметергә булганнар.    

 


“Татар-информ” МА