KazanSummit кунаклары һәм катнашучылары өчен хәләл инвестицион проектлар һәм продукция күргәзмәсе оештырылды

20.05.2016

Бүген "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2016" VIII халыкара икътисадый саммит кысаларында оештырылган иң кызыклы хәләл инвестицион проектлар һәм продукция күргәзмәсен Татарстан Республикасы Президенты рөстәм Миңнеханов һәм саммит кунаклары карады.

Искәртик, саммит "Корстон" кунакханә комплексы мәйданчыгында үтә. 

Экспозициядә "Индустриаль парк М 7", "Теләче" индустриаль паркы, "Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе" проекты, "Алабуга" МИЗ, Иннополис инновацион шәһәре тәкъдим ителгән иде. Шулай ук Партнерлык банк үзәге ("Татфондбанк" белән берлектә), "Ак Барс" компаниясе, "Казан вертолетлар заводы", "КАМАЗ" ГАҖ, "Татнефть" һәм башка предприятиеләр стендлары да бар иде.

Җитештерүче компанияләр хәләл кош ите, куян, күркә итеннән продукцияләрен татып карарга да тәкъдим итте.Алар арасында - "Агросила" холдингы, "Рамаевское" фермер хуҗалыгы, "Пестречинка", "Индюжина" агротехнопаркы, Halal Rabbit Meat һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнехановка Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе эшчәнлеге турында да сөйләделәр.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.