Рөстәм Миңнеханов Kazansummit кысаларындагы матбугат конференциясендә ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирде

20.05.2016

Татарстан Республикасы Президенты Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан ислам банкингы акчаларын мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп урнаштыру мәйданчыгы булып тора дип белдерде.

Искәртеп үтәбез: бүген Татарстан башкаласында лидеры "Россия - Ислам дөньясы: Kazansummit-2016" VIII халыкара икътисади саммиты рәсми рәвештә ачылды. Анда дөньяның 40 иле һәм РФның 20 төбәгеннән 1,2 мең кеше катнаша. Алар арасында - күренекле дипломатлар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренннән министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, банклар һәм зур бизнес башлыклары бар.    

"Бездә финанслар җәлеп итүгә мохтаҗ кызыклы проектлар шактый күп. Без - акчаларны дөрес урнаштырып булган мәйданчык" , - диде Татарстан лидеры  "Россия - Ислам дөньясы: Kazansummit-2016" VIII халыкара икътисади саммиты кысаларында узган матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, республика әлеге максатка ирешү өчен олы юл узды. Бүген моның өчен зур федераль ярдәм бар, хәзер ислам банкингына базарларга керү юлы ачык. "Безнең бурыч - ислам дөньясы файдалана торган параметрларга туры килерлек яхшы проект әзерләү", - дип сүзен йомгаклады Р.Миңнеханов һәм проектларны уңышлы тормышка ашыру өчен әлеге өлкәдә квалификацияле белгечләр кирәклеген билгеләп үтте. 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ислам банкингы Россиягә керсен, аның инструментлары көндәшлеккә сәләтле булсын өчен шартлар тудырырга кирәк, дип белдерде.

“Без, әкренләп, ислам дөньясы илләре Россия Федерациясенә керсен өчен мәйданчык формалаштырабыз. Безнең илдә 20 миллионнан артык мөселман яшәве әйтелде, ислам банкингының күп кенә инструментларына ихтыяҗ бар”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов бүген “Россия-ислам дөньясы: Kazansummit-2016" VII Халыкара икътисади саммиты кысаларында узган матбугат конференциясендә.

Татарстан лидеры сүзләренчә, бүген илдә ислам банкингын кертү өчен законлы мөмкинлек бар, бу РФда күп кенә мәсьәләләрне хәл итү өчен искиткеч мәйданчык ача. Ислам банклары күп санлы нәтиҗәле инструментлар тәкъдим итүен аңлыйбыз, диде Миңнеханов.

“Бүген федераль үзәк ярдәме бар. Россия һәм ислам дөньясы – безнең Президент куйган бурыч. Ул бу үзгәрешләргә уңай мөнәсәбәттә, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Бу безнең илне ислам дөньясы белән якынайта, беренче чиратта, безнең сәүдә, финанслар, мәдәният һәм башкалар якыная.

ТР Президенты билгеләп узганча, иң төп килешү, безнең илләрнең бер телдә сөйләшә башлавында. “Ислам банкингы инструментларын көндәшлеккә сәләтле итә торган кайбер әйберләр кирәк. Бу катлаулы түгел. Без беркемгә дә көндәш булырга җыенмыйбыз. Безнең банк структураларыэшләү өчен, киресенчә, өстәмә мөмкинлекләр алалар”, - дип тәмамлады сүзен Татарстан Президенты.


"Татар-Информ" МА