Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров хатын-кыз полицейскийлар арасында волейбол буенча Европа чемпионаты ачылышында катнашты

20.05.2016

Хатын-кыз полицейскийлар арасында волейбол буенча Европа чемпионатында чыгыш ясаучы Россия җыелма командасы нигезен Татарстан вәкилләре тәшкил итә. Шулай ук җыелма команда составында  Башкорстанның ике вәкиле дә бар. Бу хакта бүген узган матбугат конференциясендә "Динамо" Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе урынбасары полиция генерал-майоры Владимир Газизов хәбәр итте.

Турнир исә бүген "Санкт-Петербург" Волейбол үзәгендә ачылды.

"Команданы туплаган вакытты төп принцип - спорт. Без үз чемпионатыбызны үткәрәбез, ул сайлап алу булып санала. Ярышларда җиңгән төп команда - Татарстанныкы. Моннан тыш, җыелма команда составында Башкортстан Республикасыннан да ике вәкил бар", - дип аңлатты спикер.

Владимир Газизов билгеләп узганча, Европа полиция спорт берлеге (USPE) - узган елның ноябрь аенда үзенең 65 еллыгын билгеләп үткән абруйлы халыкара спорт оешмаларының берсе, аның Халыкара Олимпия комитеты (МОК) белән туры килешүләре бар.

Декабрь аенда USPE Россия вәкиле буларак "Динамо" Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятен үзенә вакытлыча әгъза сыйфатында кабул итте. "Без ышанычлы партнер булуыбызны, ресурслар һәм теләгебез барлыгын күрсәтү өчен спортның теләсә кайсы төре буенча Европа чемпионатын үткәрергә тәкъдим иттек", - диде В.Газизов.

Быел "Динамо" җәмгыятенең спортның төрле төрләре буенча 62 чемпионаты узачак. "Икенче ел без Бөтенроссия федерацияләре белән килешүләр төзибез. Бу безгә алар календаренда булу һәм спорт мастеры исеме тапшыру хокукы бирә, - диде ул. - Европа полиция спорт берлеге турында сөйләгәндә, хәзер без спортның төрле төрләре бенча полицейскийлар арасында әлеге ярышларны, Европа чемпионатларын халыкара класслы спорт мастеры алуга хокук бирүче буларак квалификацияләү эшләрен башкарабыз. Бу спортчы-полицейскийлар өчен ярышларда катнашуга этәргеч булачак".  

Газизов белдергәнчә, Россиянең спортның башка төрләре буенча да USPE үткәрә торган Европа чемпионатларында катнашуы көтелә. Әйтик, көрәш буенча киләсе ярыш Словакиядә узачак.

Европа полиция спорт берлеге президенты Люк Смейерс, үз чиратында, аларның берлеге спортның 16 төре буенча ярышлар оештырганны сөйләде. Турнирлар үткәргән вакытта спорт төре аеруча популяр булган илгә өстенлек бирелә. Аның сүзләренчә, Казан аларны Россиянең спорт башкаласы булган өчен җәлеп иткән.

Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе, ТР "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе полиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәров ассызыклаганча, Казанның халыкара ярышларны үткәрүдә тәҗрибәсе зур, шул исәптән волейбол буенча да. Казанның "Динамо" һәм "Зенит" командаларының Европа Чемпионнар лигасында беренче генә ел уйнаулары түгел. Турнирларны оештыруга төп таләпләр охшаш, дип өстәде ул.

"Чараны күбесенчә "Динамо" Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте финанслый. Татарстанга килгәндә исә, иганәчеләр билгеләнде, биредә бюджет акчалары юк. Безнең, Казан өлеше - 3 млн сумга якын", - диде Ә.Сәфәров.

"Динамо" Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе армия генералы Владимир Проничев сүзләренчә, Европа чемпионатына төрле илләрдән полицейскийлар килгән. "Полицейскийлар аралашканда һәм тәҗрибә алмашканда, дөньядагы хәлләрне истә тотып, чараны үткәрүнең нәтиҗәсе гаҗәеп булачак", - дип саный ул.      

 


“Татар-информ” МА