“Россия студентлар язы”ның 25 юбилей фестивален 2017 елда Тула шәһәре кабул итәчәк. Бу хакта Казанда “Баскет-холл” комплексында узган Россия студентлар язының ябылу тантанасында игълан ителде.
“Яз, кинодагы кебек” – ябылу тантанасының темасы иде. Гала-концертны алып баручы буларак шоумен Тимур Родригез чыгыш ясады.
Гала-концертның дәрәҗәле кунаклары Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Страдзе, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий булдылар.
Алар фестиваль лауреатларын бүләкләделәр. Татарстан делегациясе Гран-прига ия булды.
Бүләкләүләрдән соң, икенче елга Сдудентлар язының 25 юбилей фестивален кабул итәчәк төбәк игълан ителде. Беренче тапкыр финал Тулада узачак.
Фестивальне оештыручылар: РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, Россия яшьләр берлеге, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Казан мэриясе, Татарстан Республикасы Студетлар лигасы.