Бүген, Татарстан Республикасының Матбугат көнендә, Казанда “Бәллүр каләм” XIX республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
“Пирамида” комплексында узган бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Сәхнәдән кунакларны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова котлады.
“Бәллүр каләм” конкурсы –катнашучылар өчен дә, жюри әгъзалары өчен дә имтихан ул, бу имтиханны барысы да яхшы бирде, дип ассызыклады Римма Ратникова.
“Үз һөнәреңә тугрылык өчен” номинациясендә “Эфир” каналы алып баручысы Константин Курановка бүләк тапшырылды.
Быел конкурска 267гариза – 2617 эш бирелгән иде. Алар тугыз номинациядә бәяләнде.
Искә төшерәбез, бу конкурс 1998 елдан уздырыла. Аны оештыручылар – Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге.