Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Мәгарифне камилләштерү һәм аның нәтиҗәлелеге буенча конгресс башлыгы Михаэль Шратц белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды., анда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Ике яктан да катнашучылар мәгариф өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек һәм элемтәләрне җайга салу мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Искә төшерәбез, Михаэль Шратц –II Халыкара педагогика буенча белем бирү форумында катнашучыларның берсе һәм спикеры, бу форум 19-21 майда Казан федераль университетында узачак.