Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Самбо буенча Европа чемпионаты лаеклы төстә үтәр дигән ышаныч белдерде. Бүген Казанның "Ак Барс" Спорт саренда Европа беренчелеге башланды.
Кунакларга һәм турнир катнашучыларына сәламләү сүзе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. "Бүген Татарстан башкаласында зур бәйрәм - без самбо буенча Европа чемпионатын кабул итәбез һәм бу бик зур ышаныч билгесе. Без бу спорт бәйрәмен лаеклы төстә үткәрербез дип ышанам", - дип белдерде Татарстан Президенты.
Халыкара самбо федерациясе президенты Василий Шестаков үз чиратында үзенең яраткан спорт төре буенча Олимпия планнары белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, самбо 1930 елларда барлыкка килгән һәм шул дәвердән спортның әлеге төре зур популярлык казана. Хәзер халыкара федерациягә 85 ил керә, тагын 40гы кандидат булып санала.
"Бүген без Халыкара Олимпия комитетына заявка бирдек һәм самбо спортның Олимпиада төре булып танылыр дип өметләнәбез", - диде ул.
В.Шестаков сүзләренчә, 1972 елда ул Казанда самбо буенча СССР чемпионы булган һәм шул көннән Казан аның өчен якын шәһәргә әверелгән. "Казан күзгә күренеп үзгәрә. Бүген ул дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе", - дип ассызыклады һәм оештыручыларга гаҗәеп спорт бәйрәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Европа самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев билгеләп узганча, Казан өченче тапкыр самбо буенча халыкара турнирны кабул итә. Элегрәк Казанда студентлар арасында Дөнья кубогы һәм Бөтендөнья универсиадасы кысаларында самбочылар ярышлары узды. Ул федерация исеменнән Рөстәм Миңнехановка Европада самбо үсешенә зур өлеш керткән өчен рәхмәт тапшырды.
Шуннан соң Европа чемпионаты ачык дип игълан ителде, балалар хоры башкаруында РФ һәм ТР гимннары яңгырады.
Бүген Казанның "Ак Барс" Көрәш саренда башланган спорт һәм хәрби самбо буенча Европа чемпионаты 31 илдән 300ләп катнашучыны туплаган. Барлыгы 27 комплект бүләк уйнатылачак. Ярышларга керү бушлай. Россия җыелмасы алдына беренче урын яулау бурычы куелган. Ярышларның телетрансляциясен "Матч! Боец" каналы күрсәтәчәк.