ТР Президенты Франция эшмәкәрләре белән очрашты

15.09.2010

Франция эшлекле даирәләре миссиясе бу көннәрдә Татарстан башкаласында. Сәфәр “Франция предприятиеләре хәрәкәте” бизнес-берләшмәләренең Идел буе төбәкләренә теплоходта икътисади миссиясе кысаларында оештырылды. Делегациягә бизнес-берләшмәнең Шампань-Арден төбәге президенты Пьер Посеме белән төбәк советы президенты Жан Поль Баши җитәкчелек итә. Делегация әгъзалары арасында халыкара юнәлешләрдә пассажирлар һәм йөк ташучылар, бетон эшләнмәләр, инфраструктура өчен җиһазлар җитештерүчеләр, финанслар, мөлкәт, күчемсез милекне сату-сатып алу белән идарә буенча консалтинг хезмәте күрсәтүчеләр, сәнәгать өчен хезмәтләрнең тулы спектрын күрсәтүчеләр һ.б. бар.

Бүген көннең беренче яртысында француз эшмәкәрләре “Казан вертолет заводы”нда булды, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында республика предприятие вәкилләре белән адреслы очрашулар уздырды. Ә сәфәргә нәтиҗәләр ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ясалды.

Рөстәм Миңнеханов бу мәртәбәле делегацияне Татарстан җирендә сәламләп, республикага игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Татарстан башлыгы Шампань-Арденның Франциянең алдынгы төбәкләренең берсе булуын искәртеп, аерым алганда, биредә шәраб җитештерүнең аеруча алга китешен ассызыклады.

Франциянең 26 төбәгенең берсе булган Шампань-Арден дөнья күләмендә шампан шәрабының туган ягы буларак билгеле. Гомуми мәйданы 25,6 кв. км булган һәм 1,34 млн. кеше яшәгән бу төбәк Париж агломерациясенә һәм төньяк-көнчыгыш Ауропада төп икътисади регионнарга якын урнашуы белән мәгълүм. Авыл хуҗалыгы төбәге саналган әлеге территория файдалы казылмаларга да бик бай. Тулай эчке продукты 37 млрд.евро тәшкил иткән Шампань-Арден кою, азык, металлургия һәм текстиль производстволары буенча Франциянең лидер төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Ресурсларның тотрыклы үсешенә, сәүдәгә өстенлек биргән төбәк, төрле юнәлешләрдәге кластерлар үсешен дә приоритет итеп алган. Алар төргәкләү, логистика, агач эшкәртү, текстиль сәнәгате, металлургия, автомобиль төзелеше, медицина җиһазлары җитештерү өлкәләренә карый.

Франция белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләргә килгәндә, әлеге Ауропа иле белән хезмәттәшлекне Рөстәм Миңнеханов лаеклы урында дип бәяләде. “Хезмәттәшлек өлкәләре чикләнмәгән. Бу автомобиль төзелеше дә, авыл хуҗалыгы да, текстиль сәнәгатен үстерү дә, медицина җиһазлары җитештерү, хезмәтләр күрсәтү өлкәсе дә”, - дип ассызыклады Президент.

Бүгенге көндә Татарстан территориясендә Франция белән берлектә төзелгән 5 уртак предприятиесе эшли. Алар сәнәгый газ, автоматик көйләү буенча, электр җиһазлары, резин эшләнмәләр җитештерү, күпләп сату буенча махсуслашкан.

Татарстанда, аерым алганда, электроэнергетика өлкәсендә Франциянең “Шнейдер Электрик” компаниясе беләнтыгыз хезмәттәшлек алып барыла. Моннан 3 ел элек Зәйдә әлеге компания технологиясе буенча “ТатЭК” ЯАҖ төзелде. 2008 елда Лаеш районында “Шнейдер Электрик”ның тагын бер заводы ачылды, Казан дәүләт энегетика университеты базасында элеге компания белән берлектә Татарстан энергетикларын укыту үзәге эшли башлады. Моннан тыш, “Алабуга” МИЗ да “Эр Ликид” компаниясе катнашында төзелгән сыек кислород һәм азот җитештерүче “Эр Ликид Алабуга” резидент-компаниясе теркәлде.

Болардан тыш, ике арада делегацияләр алмашу, мәдәни-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек алып барыла.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.