Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия Президенты Хайнц Фишер белән очрашты.
Очрашу Австрия Президенты резиденциясе "Хофбург"та узды.
Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу, киләчәктә мөнәсәбәтләрне үстерү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул Венага эш сәфәре кысаларында (2016 елның 12-13 мае) үзе катнашкан чаралар турында кыскача гына сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов, Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстанга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде.
Хайнц Фишер үз чиратында Казанга визитын һәм анда үзен җылы кабул итүләрен искә төшерде.
Аннары яклар кечкенә составта киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Очрашуда Россиянең Австриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Любинский да катнашты.