Рөстәм Миңнеханов Венада Музейлар кварталында булды

12.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венада Музейлар кварталында булды. 

Музейлар кварталы шәһәр үзәгендә урнашкан һәм төрле мәдәни чаралар үткәрү өчен файдаланыла. Биредә элекке Австрия башкаласының төрле районнарында урнашкан күп төрле музей һәм мәдәният оешмалары берләштерелгән. 

Рөстәм Миңнехановка Музейлар кварталы турында презентация үткәрделәр һәм аны оештыру концепциясен аңлаттылар. 

Шуннан Татарстан Президенты Леопольд музеенда - Музейлар кварталындагы сәнгать музеенда булды. Музей Рудольф һәм Элизабет Леопольд җыйган шәхси коллекция нигезендә оештырылган, ул биредә иң популяр музей. 

Рөстәм Миңнеханов музей экспозициясен, шул исәптән Густав Климт рәсемнәрен карады. 

Аннан Рөстәм Миңнеханов яшь тамашачылар театрында булды. Биредә елына 85 мең тамашачы була. Театр сәнгатен популярлаштыру макстаннан, читтә спектакль күрсәтү дә оештырыла.

Аңлатмаларны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман бирде.  

Рөстәм Миңнеханов аеруча бердәм музей киңлеген оештыруны билгеләде, бу тамашачыларга төрле экспозицияләр белән танышырга ярдәм итә. 

Нәтиҗәдә Рөстәм Миңнеханов Вена тәҗирбәсен өйрәнеп, музей белгечләренә семинарлар оештырырга йөкләде - заманча тенденцияләрне өйрәнү, Татарстан Республикасы музейларында файдалану өчен. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.